news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының "Ярыш" хуҗалыгы печән әзерләүне тәмамлады

Бүгенгә хуҗалык механизаторлары 260 гектарда козлятник культурасы үскән басуны тәмамлап, 600 гектарлы люцерна басуында эшлиләр.

(Тукай районы, 4 июль, "Татар-информ"   "Якты юл"). Бүген Тукай районы хуҗалыкларында актив рәвештә терлек азыгы әзерләү бара. 3 июльгә районда терлекләр өчен 5711 тонна печән, 8437 тонна сенаж әзерләнгән, бу бер баш шартлы терлеккә 4,1 центнер азык дигән сүз, дип яза җирле басма. 

Районда беренчеләрдән булып печән әзерләүне "Ярыш" хуҗалыгы төгәлләде. Бүгенге көндә хуҗалыкта 600 тонна печән басулардан кайтарылган һәм 1100 тонна сенаж базларга салынган.

– Кышлату чорына хуҗалыкка 704 тонна печән, 3622 тонна сенаж һәм 4785 тонна силос әзерләргә кирәк. Терлек азыгы әзерләүгә 18 июнь көнне керештек. Яз җылы килмәү сәбәпле, быел яшел массаның күләме аз. Аңа нәкъ менә үсә башлаган чорында җылы җитеп бетмәде. Быел калган барлык төр азык культураларына караганда козлятник уңды, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров.

Бүгенгә хуҗалык механизаторлары 260 гектарда козлятник культурасы үскән басуны тәмамлап, 600 гектарлы люцерна басуында эшлиләр. Механизаторларның эш көне иртәнге 6да башланып, кичке 7дә тәмамлана.


– Көзге бодайга килгәндә, аларга карап күңел сөенә. Барысы да бер биеклектә булып үсеп утыралар, алардан әйбәт уңыш көтәбез. Ә язгы культураларның тишелеше тигез түгел. Узган ел белән чагыштырганда өлгереше артта калып килә. Әлеге күренеш шулай ук салкын яз белән бәйле. Калган елларны 15 июльдән дә соңга калмыйча урак өсте старт ала иде, быел алай булмаячак. Табигать һәм һава торышы үз кагыйдәләрен кертергә мәҗбүр итә. Арышка август башында тотынсак, калганы сентябрьгә дә калыр дип уйлыйбыз, – дип якынча планнары белән уртаклашты Рәсим Шәйхаттаров.

Терлек азыгы әзерләү эше белән беррәттән, бүген хуҗалыкта 300 башка исәпләнгән сыер фермасы төзелә. Хәзергә аның баганалары бастырылган. Әлеге ферма хуҗалыкның үз акчасына сафка бастырыла. Җитәкченең әйтүенчә, башлангыч чыгымнар 4 миллион 500 мең сумга якын, бар да план буенча барса, комплекс 10 августка әзер булачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100