news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының яңа җитәкчесе билгеле

Актанышның элекке башлыгы Фаил Камаев Тукай районы белән идарә итәчәк, район башлыгы Васил Хаҗиев исә, бу вазифадан азат ителде.

(Казан, 8 декабрь,”Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Актаныш районының элеккеге башлыгы Фаил Камаев Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Аны район советының чираттан тыш утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев үз вазифасыннан китүе турында гариза язган иде.

Белешмә өчен. Фаил Камаев 1969 елның 3 нче маенда ТАССРның Мөслим районы Салауз-Мухан авылында туа. 1992 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Мәгариф өлкәсендә эшләгән. 2005-2009 елларда – Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Актаныш район советы рәисе урынбасары. 2009 елның августыннан – Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2012-2017 елларда – Актаныш районы башлыгы.

Белешмә өчен. Васил Хаҗиев 1957 елгы, элеккеге Минзәлә, хәзерге Тукай районы Күзкәй авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, 1982-1991 елларда Тукай районы Мәләкәс авылында баш инженер, колхоз рәисе булып эшли. 1991-1993 елларда Яр Чаллы шәһәре мэриясендә хезмәт итә. 1993-1997 елларда Тукай районы администрациясе башлыгы була. Яр Чаллы шәһәре элеваторында, Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы башкарма комитетында эшләгәч, янәдән Тукай районына кайта. 2010 елдан Васил Хаҗиев – Тукай муниципаль районы башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100