Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районының ун балалы гаиләсендә җырчы да, гармунчы да бар
Әти-әниләреннән күрмәкче, балалар кечкенәдән сәхнәне яратып үсте. Аларның бергәләп куйган гаилә концертларын һич тә онытырлык түгел.
(Тукай районы, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Мәүлетҗан Хисамиев). Телевизордан әледән-әле ишле балалы гаиләләрне күрсәтәләр. Андыйлар элек тә бар иде безнең кечкенә генә Оргыды авылында. Мин 10 балалы Исламовлар гаиләсен яхшы беләм. Балалары бик эшчән, әти-әниләренә һәр эштә булышып үстеләр. Басуда чөгендер эшкәрттеләр, болында печән чаптылар, урманда утын кистеләр. Моннан тыш җыр-биюгә бик һәвәс иделәр, дип яза җирле басма.
Гаилә башлыгы Лотфулла абый бик оста гармунчы, сәхнәгә чыгып җырлый да иде әле. Хатыны Шәмсегаләм апа да моңлы тавышы белән халык җырларын оста башкара. Әти-әниләреннән күрмәкче балалар кечкенәдән сәхнәне яратып үстеләр. Аларның бергәләп куйган гаилә концертларын һич тә онытырлык түгел. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, гаиләдәге олы бала буларак, әти-әнисенең татар җыр сәнгатенә гашыйк икәнен күреп, үзенең күңеле тарткан Алабуга мәдәни-агарту училищесын сайлады һәм аны тәмамлап, озак еллар Сәмәкәй авылы мәдәният йортына җитәкчелек итте. Авылда мәдәни тормыш гөрләп торды, ай саен үзешчәннәр спектакль-концерт куя, Рәмзия апа һәр эшне башлап йөрде, үзе дә бик сәләтле җырчы иде. Сеңелләре Әлфия, Роза, Рәзинә, Ләбибә, Рәҗибә, Зөлфирә, Гөлчәчәк һәм энесе Расим да районда танылган җырчылар, биючеләр һәм гармунчылар булдылар. Һәркайсы Лениногорск, Казан музыка училищеларын, Казан консерваториясен тәмамлап, сәнгать-музыка белгечләре булдылар, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эшлиләр, бәйрәмнәрдә халык алдында чыгышлар ясыйлар. Исламовлар гаиләсеннән Чаллыда, Тукай, Минзәлә районнарында Ләбибәне, Әлфияне, Расимны белмәгән кеше юктыр. Ләбибәнең җырлавын «Күңел», Татарстан радиосыннан еш ишетәбез, Республика күләмендәге концертларда катнаша. Әлфия, Расим Чаллы каласында яшиләр, музыка белеме буенча укыталар, чыгышларын тамашачы җылы каршылый.
Зөлфирә, Рәзинә, Гөлчәчәк исә Казанда тормыш корып, матур гына яшиләр, җырдан аерылмыйча, күңелле гомер итәләр. Кайда гына яшәсәләр дә Лотфулла абый белән Шәмсегаләм Исламовларның балалары (8 кыз һәм 2 ир бала) туган авыллары Оргыдыны онытмыйлар. Авылыбыз бәйрәменә барысы да бердәм җыелып кайттылар. Бик матур концерт куеп, талантлары белән халыкны шатландырдылар. Балалар төп нигезне ташламыйча, яңа йорт салырга ниятлиләр. Бирсен Ходай! Ә Рәҗибә исә балалары белән авылда ташландык йорт сатып алып, бакчасында чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, тормышларын Оргыдыда дәвам итәләр. Күңел шуңа да сөенә. Оргыдым минем таралырга тиеш түгел, зураерга, матураерга бөтен мөмкинлекләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз