news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районының "Шәфкать" үзәге психологы йөкле хатын-кызлар белән чара үткәрде

Практик дәрес вакытында психолог "Йөклелек һәм бала табу" гамәли күнегүе үткәрү, ял итү, массаж, сулыш куллану кирәклеген аңлатты.

(Тукай районы, 6 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәресләр үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Йөкле хатыннар белән практик дәресләр бала табуга психологик әзерлеккә юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары: бала табу вакытында үз-үзеңә ярдәм итү ысуллары белән танышу, эмоциональ йөкле хатын-кызны бала табуга әзерләү.

Әлеге чарада 20 йөкле хатын-кыз катнашты.

Практик дәрес вакытында психолог "Йөклелек һәм бала табу" гамәли күнегүе үткәрү, ял итү, массаж, сулыш куллану кирәклеген аңлатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot