news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының орлыкчылык заводында ветераннар да актив эшли

Яшь коллективның ныклы аякка басуында, һәртөрле техниканың төгәл эшләвендә һәм үзара хезмәттәшлек мохите тудыруда хезмәт ветераннарының роле зур.

(Тукай районы, 2 октябрь, Татар-информ, "Якты юл", Хәмит Мөхәммәтшин). «Агрокөч төркеме»нең орлык заводы Россиянең һәм Татарстанның фәнни-тикшеренү институтлары белән эшлекле элемтәләр урнаштырып, күп кенә бөртекле һәм кузаклы культураларның өр-яңа сортларын сынау, тикшерү, кулланышка кертү буенча эзлекле эш алып бара. Моннан тыш игелә торган орлыкларны чистартып, калибрлап, агулап, язгы һәм көзге чәчүгә тулы хәзерлектә тоту – иң мөһим бурычлардан санала, - дип яза "Якты юл" газетасы. 

"Бөтен эшне кадрлар хәл итә. Компьютерчы яшьләребез янәшәсендә оста куллы өлкәннәребез булуы, аларның киңәшләре безгә уңышлы эшләргә булыша", – ди завод директоры Айбулат Якупов. Ул идарә үзәгендә эшләүче программист, яшь белгеч Ринат Юнысов хезмәтен югары бәяли.

Яшь коллективның ныклы аякка басуында, һәртөрле техниканың төгәл эшләвендә һәм үзара хезмәттәшлек мохите тудыруда хезмәт ветераннарының роле зур. Шундыйларның берсе, заманында «Мәгариф» хуҗалыгы механигы, хәзер заводта элиталы орлык склады машинисты Илгизәр Габдрахманов белән таныштырдылар. 70 яшьлек ветеран дистәләгән орлык чистарту-калибрлау машиналарын карап, төзәтеп тора, үзенең тынгысызлыгы белән күп төрле рационализаторлык тәкъдимнәрен кулланышка кертеп, техниканың җитештерүчәнлеген күтәрүгә ирешә. Шуңа күрә аны олылап «үзебезнең Кулибиныбыз» дип йөртәләр. Илгизәрнең иҗади карашы белән орлык чистарткыч «ОВС-25» машинасына тузан җыйгыч урнаштырылды, эшчеләргә күп уңайлыклар тудырылды.

Коллективта хезмәт ветераннары – Любовь Майорова, Сәвия Хәйруллина, лаборатория хезмәткәрләре Нина Нурхәмитова, Светлана Костенко, машина йөртүче Рафаэль Шакиров, аш-су остасы Нурсинә Бадыйковалар белән хаклы горурланалар. Аларның намуслы хезмәте белән кырларыбызга югары уңыш бирә торган яңадан-яңа сортлар килә. Завод коллективы киләсе ел уңышына ныклап әзерләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100