news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районының Мактаулы гражданины исеме булдырылды

Тукай муниципаль районы башлыгы карары нигезендә әлеге мактаулы исемнең Нигезләмәсе расланды.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районының Мактаулы гражданины исеме булдырылды, дип яза җирле басма. 
 

Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, төзелеш, мәдәният, тәрбия, мәгариф, сәламәтлек һәм хокук саклау, хәйриячелек эшчәнлеге һәм башка өлкәләрдәге казанышлары өчен гражданнарны бүләкләү максатыннан "Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданины" ("Почетный гражданин Тукаевского муниципального района") исеме булдырылды. Тукай муниципаль районы башлыгы карары нигезендә әлеге мактаулы исемнең Нигезләмәсе расланды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot