news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының кыр батырларына күчмә әләмнәр тапшырдылар

Районда иң күп ашлык суктыручы «Кама-Бекон» җәмгыятеннән – Илфат Сәйфетдиновның күрсәткечче 10 мең центнердан артып китә.

(Тукай районы, 19 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре район хуҗалыкларының алдынгы комбайнчыларына – күчмә әләм һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев «Кама» агрофимрмасының өч бүлекчәсендә дә булып, Айрат Җаббаров, Фирдәвес Галимәрданов, Рәҗәп Низамовны бүләкләде, хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Агрофирмада Теләнче Тамак бүлекчәсендә бүләкләү чарасы икеләтә тантанага әйләнде – биредә бүлекчә җитәкчесе Назиф Хөснетдиновны да туган көне белән тәбрикләделәр.

Бу көнне шулай ук «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгыннан Ринас Яруллинга, «Ярыш»тан – Илфат Гыймазиевка, Сәйдәшев исемендәге предприятиедән – Ринат Габидуллинга, «Гигант»тан Флорис Миңнегалиевка, «Кама-бекон»нан Илфат Сәйфетдиновка күчмә әләмнәр тапшырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә басуларда барлык мәйданнарның 9500 гектары, ягъни 22 проценты суктырылган. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 37,3 центнер уңыш чыга.

Теземнәргә салучылар арасында районда беренче урында «Ярыш» хуҗалыгыннан Фәнис Шәмсиев бара. Аның 18 августка күрсәткече, үлән һәм бөртеклеләр мәйданнарын кертеп, 1650 гектар тәшкил итә.

Бүгенге алдынгыларга күрсәткечләрне киметмәү бурычы куела. Бер атнадан әләмнәр тапшыру тагын кабатланачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100