news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының Кече Шилнә авылында яшәүчеләргә Казах хоры үзенчәлекле җырларын бүләк итте

Бүген Кече Шилнә авылында яшәүчеләргә Боровецкое хуторының “Идел уллары” төркеме Кама аръягы казах хоры коллективы үзенчәлекле концерт бүләк итте.

(Тукай районы, 24 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Яңа ел чаралары кысаларында бүген Тукай районы Кече Шилнә авылында яшәүчеләргә Боровецкое хуторының “Идел уллары” төркеме Кама аръягы казах хоры коллективы үзенчәлекле концерт бүләк итте. Концертта шулай ук авылның данлыклы “сударушка” ансамбле, аерым солистлар да чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Әле 2016 елның август аенда гына оешкан Казах хоры Кече Шилнәгә икенче тапкырын килә. Коллектив Яр Чаллы шәһәрендә эшли. 12 ир-аттан торган ансамбль белән Наталья Гладышева җитәкчелек итә. Мондый казах ансамбле Яр Чаллыда берәү генә. Коллектив кыска гына вакыт эчендә шактый гына җиңүләр дә яуларга өлгергән. Июнь аенда республика күләмендә үткән ”Казачий круг” конкурсында өченче урынны алуга ирешкәннәр, августта “Иң яхшы иҗади коллектив” номинациясендә ТР мәдәният министры премиясенә лаек булганнар.

-Оешкан дәверебездән башлап без Тукай районының Ильбухтино, Шилнәбаш авылларында чыгыш ясарга өлгердек инде. Ильбухтинода Авыл көнендә катнаштык. Рәхмәт, безне һәр җирдә якты йөз, күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Чакырсалар, җырларыбызны бик рәхәтләнеп башка авылларда яшәүчеләргә дә бүләк итәргә әзер, - ди Наталья Раисовна.

Бүген алар кечешилнәлеләр каршында 10 төрле җыр белән чыгыш ясадылар. Халык барысын да алкышлап каршы алды. Мәдәният йорты салкын булса да, хорның һәр чыгышын алар җылы итеп сәламләде.

-Безнең авылда бу төр мәдәни чараларның оештырылуы бик мөһим. Аерата ир-атлардан гына торган мондый коллективларның чыгышын тыңлау авылдашлар өчен бик күңелле һәм үзенчәлекле күренеш. Алайса, без күбрәк хатын-кызлар, балалар концертларын тыңларга күнеккән. Әлеге ансамбль киләчәктә дә безнең белән аралашып торыр, хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам, - ди район музыка мәктәбенең Кече Шилнәдәге филиалы җитәкчесе Татьяна Жукова.

Концертка дурт яшьлек оныгы Ярослав белән килгән Нина Нестеренко да яңа коллективның җырлары белән кызыксынып һәм үзләренең “Сударушка”ларын тыңларга дип килгән.

- Үзем дә кайчандыр фольклор коллективка йөргән, җырлар башкарган кеше буларак, миңа ике ансамбльнең дә һәр чыгышы кызыклы, шуңа күрә әлеге чарага бик теләп килдем. Башка авылдашларның да күңелләренә мондый рухи азык алудан читтә калмауларын телим, - диде ул безгә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100