news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының Иштирәк авылында үзенчәлекле музей эшли

Вагыйзь Сайфуллин үз йортында музей оештырган.

Тукай районының Иштирәк авылында үзенчәлекле музей эшли
zainsk-rt.ru/

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Тукай районында узган “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы утырышында катнашучыларга әлеге районның Иштирәк авылында яшәүче Вагыйзь Сайфуллин булдырган үзенчәлекле музейга сәфәр оештырдылар. Бу турыда  "Зәй офыклары" басмасы хәбәр итә.

Вагыйзь - һөнәре буенча табиб, Түбән Кама шәhәрендә яши. Ул рәсем ясарга һәвәс. Моңа өстәп, дустыннан аңа элекке заманда кулланылган, бүгенге көндә онытылып барган көнкүреш әйберләрен җыю белән мавыга. 

Вагыйзь Сайфуллинның Иштирәктәге йорты капка төбеннән өйгә, лапаска кадәр экспонатлар белән тулган. Йортның верандасында китаплар, энциклопедияләр урын алган, ул аларны чүплектән дә табып алып кайттым, ди. Верандада шулай ук самавырларның ниндиләре генә юк.

Иң гаҗәпләндергәне, йорт капкасын ачып керүгә, һәркемне Владимир Ленин, Иосиф Сталин, Никита Хрущев, Леонид Брежнев, Михаил Горбачев, Борис Ельцин фотосурәтләре каршы ала. 

Ишегалды буйлап «Иж», «Урал», «Минск» мотоцикллары, «Москвич», «Запорожец» машиналары тезелеп киткән. Чабата кадәр йозаклар, тегү машиналары, герле-күкеле сәгатьләр, үтүкләр, чүлмәкләр, Болгар заманыннан калган үлчәүләр, картиналар тезеп куелган. Өстәлдәге басма матбугатның исә иге-чиге юк. Алар кайларда нинди елларда гына дөнья күрмәгән.

Аш-су бүлмәсе дә борынгы тимер вазалар, савыт-сабалар белән тулы, биредә төрле чорларда кулланылган акчалар, тәңкәләр, шамаилләр тезелгән.

Иштирәклеләр әлеге тарихи мираслы музей белән горурлана. Яшь буынга әби-бабайлар яшәгән чорны күрсәтү, аларда туган җиргә хөрмәт hәм мәхәббәт тәрбияләү - үзе ватанпәрвәрлек ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100