news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының физик мөмкинлекләре чикле кешеләр актив тормыш алып баралар

Инвалидлар өчен аеруча мөһим чара – төрле хокукый мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәлләрдә катнашу.

(Тукай районы, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Һәр елны 1 декабрьдән инвалидлар декадасы уздырыла. Җәмәгатьчелекнең игътибарын тирә-ягыбызда яшәгән мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына юнәлтү максатыннан, шулай ук инвалидлар өчен төрле чаралар уздырып, аларның җәмгыятькә кирәклеген тагын бер кат искәртү өчен оештырыла әлеге ункөнлек.

Тукай районында бүгенге көндә 2732 өлкән яшьтәге, 150 кече яшьтәге инвалид яши. Шулар арасында дүрт инвалид – сугышта катнашканнар. Район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов әйткәнчә, декада вакытында авыл җирлекләрендә чәй өстәлләре янына җыелып, үзара хәл белешү, гәпләшеп, сөйләшеп утырулар оештырылачак. Биш авылда урын өстендә генә ятучы инвалидлар бар, аларның яннарына хәл белешергә авыл җирлеге, инвалидлар оешмасы җитәкчелеге үзләре киләчәк, шулай ук азык-төлек тупланмалары тапшырачак, дип яза җирле басма.

Инвалидлар өчен аеруча мөһим чара – төрле хокукый мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәлләрдә катнашу. Галимҗан Сәетҗанович белдергәнчә, мондый чараларны инвалидлар аеруча көтеп ала, һәм алар даими уздырылып килә. Социаль ярдәм хезмәте белән берлектә инвалидлар оешмасы быел да шундый очрашуны оештырачак.

– Анда пенсия фонды, салым хезмәте, социаль иминиятләштерү фонды, социаль ярдәм, үзәк район хастаханәсе һәм хокукый органнар катнашачак. Инвалидларны бүгенге көндә борчыган мәсьәләләр, бу өлкәдә булган үзгәрешләр, яңа законнар, таләпләр хакында сүз барачак, – диде Галимҗан Сәетҗанович.

Шулай ук спорт ярышлары да узачак. 7 декабрьдә Сосновый Борда инвалидлар арасында район спартакиадасы үткәрелә. Биредә шашка, дартс, армспорт, ату, урыннан сикерү, тартылу кебек спорт ярышларында көч сынашачаклар. Галимҗан Зарипов:

– Районның спортчылары мондый уеннарда бик актив катнаша. Без хәтта зональ, республика ярышларына да йөрибез, – дип шундый актив спортчыларның исемнәрен атады.
Алар Бикләннән Марат Мөхәммәдиев, «Татарстан» совхозы поселогыннан Зәкәрия Баев, Керәшен Маҗыныннан Галина Семенова, Круглое Поледан Николай Дячков, Мәләкәстән Василий Иванов, Калмаштан Рәисә Шакирова, Күктәк Мирсәеттән Рөстәм Идрисов һәм башкалар. Спорт ярышларында ныклап торып әле быел гына катнаша башлаган Комсомолец поселогыннан Әлфия Гыйматдиновага исә Галимҗан Зарипов аеруча зур өметләр баглый.

– Район спортчылары арасына Әлфия Галимҗановнаның да килеп керүенә бик шат без. Ул инде зур уңышларга иреште. Күптән түгел Алабуга шәһәрендә узган республика спартакиадасында армспорт буенча I урын, Түбән Камадан шашка буенча II урын алып кайтты, – дип сөйләде Г. Зарипов.

Шашка ярышы биредә рус төрендә генә түгел, Европа төрендә дә уздырылган.

– Дөресен әйтәм, гомердә дә Европа төрендә уйнаганым юк иде. Ә гади шашканы инде туганнан бирле уйныйм, дисәм дә, ялгыш булмас, – дип сөйләп китте Әлфия апа. – Ярыш алдыннан, әлбәттә, кагыйдәләрен өйрәндем, Интернеттан уйнау тәртибен дә карап чыктым. Шулай итеп, иртән үземне рухи яктан әзерләдем, Түбән Камага баргач, 100 клеткалы шашка тактасында уйнадым, – ди Әлфия Гыйматдинова.

Рәттән дүрт уенда җиңүгә ирешә ул. Көчле спортчылар җыелган була, бигрәк тә Түбән Каманың үз командасы яхшы әзерлек белән килгән була. Шулай да, тукайлы сынатмый, район данын яклый.

Алабугада армспорт ярышында да Әлфия апа бик яхшы нәтиҗәгә ирешә.

– Кул көрәше буенча спартакиадада беренче тапкыр район буенча катнаштым. Минем уң кулым сынган иде, шуңа күрә саклык белән генә көрәштем. Ниятем җиңү, кемнедер егып салу булмады ул спартакиадада. Ә кулымның мөмкинлекләрен сынап карау, шундый ярышларның ничек узуын карау иде, – дип Әлфия апа телефоныннан шул ярышта төшкән фотоларны күрсәтте.

Сынган кулы сынатмый Әлфия апаны. Шулай итеп ул республика күләмендә узучы спартакиадага да барырга җөрьәт итә.

– Минем колагым начар ишетә, ярышларда фамилиямне әйтәләр, мин соңыннан гына аңлап алам, ярыш өстәленә соңарып чыгам. Көндәшем инде, миннән алда килеп, үзенә уңайлы кулны куеп өлгергән була. Шуңа күрә берничә партия рәттән сул кул белән көрәшергә туры килде, тик барысын да егып салып бардым, – дип искә төшерә Әлфия апа ул ярышларны.

Башта сул кул белән уйнавы хәерле булып чыга. Уң кулы бу вакытта көч җыеп торган була. Соңыннан, финалга якыная барган саен, көчлерәк спортчылар белән көрәшергә туры килә. Уң кулының бар егәрен шунда чыгара Әлфия апа.

– Ярыш казыйларына да әйттем, минем ике кул белән дә уйнавымны исәпкә алыгыз, дидем. Алар үзләре дә күзәтеп, теркәп барган икән. Ярышларны карап торган ир-атлар да минем осталык белән көрәшүемне әйттеләр, – диде Әлфия апа спартакиададан алып кайткан медален күрсәтеп.

Һөнәре белән Әлфия Гыйматдинова спорттан, гомумән, ерак кеше. Тукай районы Комсомолец поселогына күчеп килгәч пешекче, кассир, бухгалтер, зоотехник булып эшләгән. Сәламәтлеге аркасында инвалидлык алгач та әле хезмәт итүен дәвам иткән. Хәзерге вакытта инде лаеклы ялда, өй мәшакатьләре, бакча, кул эшләре белән шөгыльләнә, балаларына сөекле әни, оныкларына яраткан әби булып яши. Ә спортка һәвәслеге балачагыннан килә.

– Спортны һәрвакыт яраттым мин. Чаңгы ярышларында да катнаша идем, урыннар ала идем. Энеләремне дә чаңгыга бастыручы мин булдым, – дип елмаеп искә төшерә Әлфия апа балачак елларын. – Иртән иртүк, мәктәпкә киткәнче, ике энемне бакчага чаңгы шуарга чыгарып җибәрә идем. Махсус чаңгы юллары ясалган булыр иде, шуннан бер әйләнмичә торып мәктәпкә җибәрми идем. Ул вакытта бик ачулары килә иде миңа. Тик армиядән әйләнеп кайткач икесе дә миңа рәхмәтләр укыды. «Апа, ярый син безне спортта чыныктыргансың, шул безгә нык ярдәм итте», – диделәр.

Кич белән исә гаиләдә балалар үзара шашка, шахмат уйнап күңел ача торган булганнар. Кечкенә вакытта кергән олыгайгач та югалмый. 7 декабрьдә узачак инвалидлар арасындагы район спартакиадасында да катнашырга ниятли Әлфия Гыйматдинова:

– Теләк бар, әлбәттә, кеше арасына чыгып керү ул бит үзе бер ял, үзе бер аралашу. Шуңа күрә катнашырга исәп бар.

Әлфия апаның тагын бер искитмәле шөгыле бар – кул эшләре. Оныкларына, танышларына, якыннарына киемнәр, күз явын алырдай чәчәкләр бәйли ул.

– Аларның күбесен бүләк итеп, таратып бетердем. Хәзер бит бакча эшләре дә юк, шуңа күрә кул үзеннән-үзе җепләргә, инәләргә үрелә, – ди Әлфия апа.

Арабызда яшәгән мөмкинлекләре чикле якташларыбызның тормышлары шулай төрле вакыйгаларга, төрле шөгыльләргә бай булуы – бик күркәм. Кешенең сәламәтлеге бүгенге көндә нинди генә булса да, ул туганнарына, якыннарына акыллы сүзе, тормыш тәҗрибәсе белән бик кадерле. Аларга үзләрен чыннан да кирәкле итеп тоярга булышу исә, безнең кулларда, диелгән район хәбәрендә.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100