Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районының элеккеге башлыгы сак астына алынды
Суд карары нигезендә Таһир Хөрмәтуллин 16 мартка кадәр сак астында калачак.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанның Совет районы суды Тукай районының элеккеге башлыгы Таһир Хөрмәтуллинны сак астына алды. Ул мошенниклык һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, Таһир Хөрмәтуллин 2011 елның мартыннан июнь аена кадәр канунсыз нигездә җир кишәрлекләре бүлеп бирү турында күрсәтмә биргән һәм аның җиңел кулы белән җирдән канунлы файдалану төре үзгәргән. Әгәр ул моңарчы рекреация эшчәнлегенә караса, хәзер исә анда шәхси йортлар төзергә рөхсәт ителә.
Нәтиҗәдә, дәүләт җир кишәрлегеннән мәхрүм калган, ә зыянның күләме 77 миллион сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз