news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының чыгарылыш сыйныф укучылары Санкт-Петербургта сәяхәттә булды

Тарихи шәһәргә юлламаларны балаларның әти-әниләре аттестат тапшыру кичәсендә бүләк иткәннәр.

(Тукай районы, 21 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Быел Татарстанның Тукай районы Кнәз мәктәбен тәмамлаган укучылар күптән түгел Санкт-Петербург шәһәрендә экскурсиядә булып кайтты. Тарихи шәһәргә юлламаларны балаларның әти-әниләре аттестат тапшыру кичәсендә бүләк иткәннәр иде, дип яза "Якты юл" газетасы. 

Егет-кызлар Эрмитажда, Петропавловск крепостенда, Екатерина мәйданында һәм шәһәрнең башка истәлекле урыннарында булдылар, Царское село, Петергоф, Кронштадт кебек шәһәрдән читтәге урыннарга чыктылар, Җәйге бакчада, Екатерина паркында, Могҗиза утравы паркында ял иттеләр. «Төньяк Венеция» елгалары һәм каналлары буйлап теплоходта сәяхәт итү, Санкт-Петербургның күтәрелә торган күперләре, ак төннәре дә балалар күңелендә озак сакланыр әле. Бу экскурсия егет-кызларны тагын да берләштерде, дуслыкларын ныгытты, үсмерләрнең мөстәкыйль тормышка әзер булуларын исбатлады. Үзләренә шундый онытылмас мизгелләр бүләк иткәннәре өчен балалар ата-аналарына бик рәхмәтле калды, дип яза чыгарылыш укучыларының сыйныф җитәкчесе Рәмилә Фәррахова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100