news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районының биш комбайнчысы Президент премиясенә лаек булды

Аларга премияне Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тапшырдылар.

(Тукай районы, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Быел урып-җыю чорында, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы приказы нигезендә, «Татарстан Республикасы агросәнәгать тармагының иң яхшы комбайнчысы» дигән конкурс игълан ителгән иде. Аның кысаларында республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 кешене 100әр мең сум премия белән бүләкләү каралды. Әлеге конкурста Тукай районы игенчеләре дә катнашты, дип яза җирле басма.

Шуларның бишесе – «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Газинур Вильданов, «Чаллы яшелчәсе+»хуҗалыгыннан Ринас Яруллин, «Ярыш»тан теземнәргә салучы Фәнис Шәмсиев, Сәйдәшев исемендәге предприятиедән Тимур Сафин һәм Андрей Беспалов әлеге бүләккә лаек булды. Аларга премияне Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot