news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының «Биклән» һәм «Ярыш» хуҗалыклары урып-җыюны тәмамлады

Бүгенгә бәрәңгенең яртысына якыны алынды.

(Тукай районы, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районының «Биклән» һәм «Ярыш» хуҗалыклары урып-җыюны тәмамлады, дип яза җирле басма.

Соңгы өч-дүрт көндә һава торышының уңай торуы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә басудагы эшләрнең шактый өлешен башкарырга мөмкинлек бирде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, урып-җыюның әлегә 86 проценты тәмамланган. 37 мең гектар мәйданнан 135 мең тонна бөртеклеләр җыелган. Бүген сабан бодаен, арпаны һәм люпинны суктырасы кала.

Бүгенгә бәрәңгенең яртысына якыны алынды. Бу культураның гектарыннан уртача 181 центнер уңыш чыга. Шикәр чөгендеренең 47 проценты казылды. Барысы 61,5 мең тонна татлы тамыразык Зәй шикәр заводына озатылды. Яшелчә мәйданнарының җыелган өлеше әлегә 35 процент тәшкил итә. Көзге культураларның 90 проценты чәчелде, туңга сөрү 44 процентка башкарылды.

Көннәр җылы һәм кояшлы торганда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов аграрийларны силос әзерләүгә бар көчне бирергә чакыра. Әлеге бу төр терлек азыгы пландагы 61 мең тоннадан 3 мең тонна әзерләнгән, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100