news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының бер бакчачылык ширкәтендә янган йорттан ир-ат мәете табылган

Ул хуҗабикә белән бергә яшәгән ир-ат була.

 (Тукай районы, 18 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районының бер бакчачылык ширкәтендә янган йорттан ир-ат гәүдәсе табылган дип яза җирле басма.

Дүшәмбе көнне төнге сәгать 10нчы яртыларда күзәтчелек эшчәнлеге хезмәтенә «Отделочник» бакчачылык ширкәтендә йорт януы турында хәбәр килә. Урынга барган тикшерүчеләргә йорт хуҗабикәсе инде ике атналап биредә булмавын сөйли, янгынның нәрсәдән килеп чыкканын әйтә алмый.

Тулысынча ялкынга чорналган кечкенә агач йортны сүндереп бетергәч, өй эченнән диванда яткан кеше гәүдәсе табыла. Ул хуҗабикә белән бергә яшәгән ир-ат була.

Тикшерүчеләр янгынның сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан булуын фаразлый. Шулай ук, йорт электр белән җылытылган, сәбәп анда да булырга мөмкин, ди күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100