news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Анда гаиләдә балаларга тиешле яшәү шартлары тудырмаучы, эчкече, тайгак юлга баскан ата-аналарның унбиш эше каралды

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Тукай муниципаль районында балигъ булмаганнар һәм балалар хокукларын яклау эшләре буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда гаиләдә балаларга тиешле яшәү шартлары тудырмаучы, эчүчелек белән шөгыльләнүче, тайгак юлга баскан ата-аналарның унбиш эше каралды. Андый гаиләләргә беркетелгән җәмәгать тәрбиячеләре утырышта борчылып чыгыш ясадылар.
Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нияз Мозаффаров укучылар арасында җинаятьчелекне булдырмау буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Районның социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев авыр гаиләләр белән эшләү, үсмерләр арасында җинаятьчелеккә каршы күрелә торган чаралар турында чыгыш ясадылар.
Чакырылып, сөйләшүгә килмәгән ата-аналар белән комиссия әгъзалары киләсе утырышта очрашачак, дип хәбәр итте комиссиянең җаваплы сәркатибе Г. Әхтәмова

news_right_1
news_right_2
news_bot