news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районының бадминтончы егет-кызлары уңышлы чыгыш ясадылар

Республика беренчелегенең сайлап алу зона этабы Түбән Кама шәһәрендә узды.

(Тукай районы, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 14 яшүсмер шушы көннәрдә тренер-укытучылары Валерий Фәйзуллин җитәкчелегендә бадминтон ярышларына бардылар. Республика беренчелегенең сайлап алу зона этабы Түбән Кама шәһәрендә узды.

Ярышларда 2008 елда туган кызлар арасында Роксана Пучинина һәм Алия Гатауллина, егетләр арасында Рифат Әсләмов һәм Алмаз Вәлиев яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 2006-2007 елгы кызлар арасында Камилла Гатупова, Альмира Нуриева, Мария Захарова беренчеләр рәтендә булдылар. Бадминтончылар район данын 27-29 сентябрьдә Казан шәһәрендә яклаячак, дип хәбәр итәләр районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot