news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының Бәтке мәдәният йортында «тәмле» мастер-класс үткәрелде

Андый осталык дәресләренең балаларга аларның үзләре татып карый ала торганнары аеруча ошый, ди директор Марина Орлова.

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Кызыклы һәм файдалы мастер-класслар уздыру Бәтке мәдәният йортында матур традициягә керде, дип хәбәр итә Тукай районының “Якты юл” газетасы.

Андый осталык дәресләренең балаларга һәм үсмерләргә аларның үзләре татып карый ала торганнары – «тәмле»ләре аеруча ошый. «Бу юлы без бәрәңге коймаклары пешердек. Әзерләгән ризыгыбыз белән дусларны да сыйладык», – ди канәгатьлек белән мәдәният йорты директоры Марина Орлова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100