news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының 5 егетен армиягә озаттылар

Көзге кампаниядә әле тагын 4 озату көтелә, соңгысы 10 декабрьдә узачак.

(Тукай районы, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Казанда республика җыелу пунктында медицина тикшерүе үткәннән соң, яшьләр хәрби частьларга юл алачак. Көзге чакырылышта Тукай районыннан 38 егетне армиягә җибәрү бурычы куелган, бүгенгә аларның 26сы хәрби хезмәтен башлаган инде. Яшьләр Мәскәү өлкәсенә, Ерак Көнчыгышка, Севастопольгә – кыскасы, илнең төрле почмакларына таралачаклар, нигездә, коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәкләр, дип яза район газетасы.

Тукай районының 5 егете белән бергә Яр Чаллының Комсомол районыннан да 12 егет Ватан алдындагы бурычын үтәргә китте ул көнне. Тукайлылар – Яңа поселогыннан Айрат Хисмәтуллин, Бәтке авылыннан Эмиль Нургалиев, Олы Шилнәдән Раил Фарзыев, Ильбухтинодан Данил Шергин һәм Круглое Поледан Игорь Молчанов. Яшьләргә инструктаж бирер алдыннан аларны хәрби комиссар Дамир Вәлиев белән истәлеккә фотога төшереп алырга өлгердем. Кызганычка каршы, кадрга биш егетнең дүртесе генә эләкте: Круглое Поледан Игорь Молчанов, бераз соңга калу сәбәпле, фотога керә алмады. Аннары алар, юл сумкаларын аркаларына асып, ишегалдына чыгып тезелделәр. Хәрби комиссариат җитәкчелеге булачак солдатларга үз киңәшләрен бирде, хәерле сәфәр теләде. Егетләр утырган автобус туганнары яныннан үткәндә «Хәерле юл, балалар! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!» – дип теләделәр озатучылар.

Хәрби комиссариат бинасына чакырып алганчы Бәткедән Эмиль Нургалиев белән бераз аралашып алу мөмкинлеге туды. «Монысы әнием Гөлнара, монысы яраткан кызым Карина, иң якын дустым Олег һәм дустым Ләйсән», – дип таныштырды ул үзен озатырга килгән якыннары белән. Әнисенең күзендә яшь: «Моңсу бүген... Исән-сау йөреп кайта күрсен улым...» – диде ул. Эмиль Бәткедә үскән егет. Үз авылы мәктәбендә белем алган, яхшы укыган, мәктәпне тәмамлагач Әлмәт шәһәренә нефть институтына кергән, аннары Яр Чаллыга КФУ филиалына күчкән. «Солдат булырга кечкенәдән үк хыялландым, Севастопольгә хәрби-диңгез флотына китәм», – диде ул.

Егетләрнең тагын икесе – Яңа поселогыннан Айрат Хисмәтуллин һәм Олы Шилнәдән Раил Фарзыевның туганнары белән сөйләшергә җай чыкты. «Айрат – икенче улыбыз, – дип сүзен башлады егетнең әнисе Һиндия. – Олы улыбыз Ринат биш ел элек Президент полкында хезмәт итеп кайтты. Хәзер инде гаилә корды. Айратның инде яз көне үк китәсе килгән иде. Яр Чаллыда автомеханика техникумында укыды, диплом яклап йөреп, язгы кампаниягә өлгерә алмый калды. Инде Казаннан шалтыратты, барысы да әйбәт, диде. Үзенә дә, миңа да «Позвони маме!» дип язылган сим-карталар бирделәр, шуннан аралаштык. Сөйләшү бушлай, диделәр», – дип сөйләде Һиндия ханым. Хәрби комиссариатта аңлатуларынча, мондый сим-карталар һәм солдатка һәм әти-әниләренә бирелә, ятимнәргә һәм азкеремлеләргә телефон да тапшырыла.

Раил Фарзыев исә Лениногорск районы Бәкер авылыннан икән. Яр Чаллыга эшкә килеп, Олы Шилнәдә яшәүче абыйсы Илсөяр Хәйретдиновларда яши башлаган, шунда пропискага кергән һәм армиягә дә Тукай районыннан китәргә уйлаган. Автомеханика техникумын тәмамлагач, шәһәрдәге бер кампаниядә экспедитор булып эшләгән. «Үземнең улым Дамир да бүген армиядә, Йошкар-Ола шәһәрендә хезмәт итә. Тиздән кайтыр вакыты җитә инде. Раил аның белән дә гел элемтәдә булды, солдатка үзе теләп китте», – дип сөйли егетләр турында Илсөяр Хәйретдинов.

Хәрби комиссариатның чакырылыш бүлеге башлыгы Игорь Пасечниковның белдерүенчә, көзге кампания яхшы гына дәвам итә, егетләр, нигездә, армиягә үзләре теләп китәләр, хәрби хезмәтнең кирәклеген аңлыйлар. Быел Тукай районыннан ике егет Президент полкына алынган. Хәзер яшьләргә хәрби хезмәтен контракт белән үтү мөмкинлеге дә бирелә. Аның өчен югары яки урта һөнәри белемең булырга тиеш. Һәм, әлбәттә инде, контракт ким дигәндә өч елга төзелә.

Көзге кампаниядә әле тагын 4 озату көтелә, соңгысы 10 декабрьдә узачак, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100