Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районыннан Ләйсирә Сәхибҗанова калфаклар чигә
Калфак – татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшенә осталыгын чагылдыручы милли баш киеме.
(Тукай районы, 15 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Флүзә Сәлимова). Тукай районыннан Ләйсирә Сәхибҗанова калфаклар чигә, дип яза җирле басма.
Калфак кигән хатын-кызларга һәрчак сокланып карыйм, «калфаклы сандугач» композитор Сара Садыйкова күз алдыма килә. Калфак – татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшенә осталыгын чагылдыручы милли баш киеме. Калфаклар бизәлеш ягыннан гаҗәеп күп төрле була. Аларда иң популяр композицияләр – чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай үрнәкләре, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте һәм алтын каурый бизәге. XVIII гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыгындагы чуклы калфакларны хуп күргәннәр. XIX гасырда исә калфак тагын да камилләшә төшкән, аның материалы да үзгәргән. Калфакны бәрхет тукымадан 16-20 см гына итеп тегә башлаганнар. Әлбәттә, камиллеккә чикләр юк. Калфакны тагын да күркәмрәк итү максатыннан, аларны алтын-көмеш нәфис җепләр белән чигә башлаганнар. Ул тагын да күркәмрәк күренгән. Калфакларны энҗе-мәрҗән, сәйләннәр белән чигә башлаганнар, алар тагын да соклангычка әйләнгәннәр. Татар халкының борынгы милли баш киемен яңартып, матур төсмерләр белән бизәп, халыкка кайтарган мәдәният хезмәткәре Ләйсирәгә баш иям! Бәрхет тукымадан кисеп, үзе тегеп, үзе үк милли нәкышләр белән бизәкләр чиккән Ләйсирәгә иҗатында уңышлар, сәламәтлек телим.
Без, татар хатын-кызлары, милли калфаклар кисәк, тагын да матуррак күренер идек. Әйдәгез әле, барыбыз да башларыбызга калфаклар киеп, татар хатын-кызларының нәфис тә, нәзәкәтле дә, горур да булуын тагын бер кат исбатлыйк, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз