news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районыннан Гыймазетдиновлар халыкара фестивальнең I дәрәҗә лауреатлары булдылар

Яңа Бүләк авылыннан Дилбәр һәм Нәзир Гыймазетдиновлар "Кырым – яңа биеклектә" халыкара конкурс-фестивалендә катнашты.

(Тукай районы, 24 август, "Татар-информ", "Якты юл" ). Тукай районы Яңа Бүләк авылыннан Дилбәр һәм Нәзир Гыймазетдиновлар "Кырым – яңа биеклектә" ("Крым – другое измерение") халыкара конкурс-фестивалендә катнашты. Алар халыкара фестивальнең беренче дәрәҗә лауреатлары булдылар. Бу бәйге Кырым Республикасында өченче елын үткәрелә, дип яза җирле басма.

23 июльдән 3 августка кадәр барган быелгы бу конкурс Кырымның курорт шәһәре Алуштаның «Славутич» санаторий-курортының мәһабәт концертлар залында узды. Конкурста катнашучылар Россиянең Оренбург, Чиләбе, Курск, Төмән, Кемерово, Калуга, Амур, Екатеринбург, Пермь һәм башка өлкәләреннән, Краснодар, Ставрополь крайларыннан, Кырым Республикасыннан һәм Мәскәү, Луганск шәһәрләреннән, шулай ук Италиядән, Молдавиядән, Белоруссиядән, хәтта Индонезиядән килгән иделәр. Искиткеч бу бәйгедә Татарстаннан безнең белән бергә профессиональ җырчы Гөлназ Солтанова һәм «Евровидение-2017» балалар конкурсының сайлап алу турында катнашкан Казан кызы Полина Кузина да бар иде.

Фестиваль кысаларында атна буе дәвам иткән концертлар катнашучылар һәм тамашачыларның һәрберсенең күңелендә иң якты истәлекләр калдырды. Шунысы аерата күңелле булды: ял итүчеләр арасында безнең Татарстаннан да якташларыбыз бар иде, алар без чыгыш ясаганда, аягүрә басып, татар телендә «Афәрин, Татарстан!» дип алкышладылар.

Халыкара конкурсның жюри составы да мәртәбәле һәм дәрәҗәле сәнгать эшлеклеләреннән тора иде: Кырым Республикасы мәдәният министры урынбасары, профессор-культоролог Исмет Заатов, ЮНЕСКО Федерациясе секретаре Евгения Урсу (Молдавия Республикасы), хореграф, Үзәк телевидениедә үткәрелгән «Танцы» проекты җиңүчесе Дмитрий Жаворонков һәм Татарстаннан композитор, Казан консерваториясе укытучысы Лилия Таһирова һәр катнашучыга дөрес бәя биреп бардылар.

"Быелгы конкурс-фестивальдә Нәзир Гыймазетдинов «Автор башкаруындагы җыр» номинациясендә Зәйтүнә Гайнуллина сүзләренә иҗат иткән «Күзләреңә карыйм» җыры белән чыгыш ясап беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, ә мин «Театраль иҗат» номинациясендә шулай ук үзем иҗат иткән «Татар әбисенең диңгезгә сәяхәте» миниатюрасы белән чыгыш ясап шулай ук беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым", - дип Кырымнан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклаша Яңа Бүләк авылыннан Дилбәр Гыймазетдинова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100