news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районыннан Гайнетдиновлар: Киләчәктә дә малсыз яшәүне күз алдына китерә алмыйбыз

Мал асраулары, беренчедән, чиста сөт һәм ит продукциясе булса, икенчедән, балаларны хезмәт тәрбиясендә үстерү.

 (Тукай районы, 20 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны кими дибез. Бу мәсьәлә авыл җыеннарында да кискен проблема буларак күтәрелеп килде. Моңа сөт бәясенең түбән булуы да тәэсир итми калмый. Җитмәсә, соңгы вакытта ул тагын да аскарак тәгәрәде. Шулай да әлеге каршылыкларны бер читкә куеп, тулы канлы авыл тормышы белән яшәүчеләр аз түгел. Андыйлар, нигездә, Тукай районының читтәрәк урнашкан авылларында күп. Иске Абдулда гомер итүче яшь гаилә – Фәнис һәм Лилия Гайнетдиновлар да шундыйлар рәтендә, дип яза җирле басма.

«Бездә хуҗалыкның саклануы, аның мал асраучыларга һәрдаим ярдәм итеп торуы иң зур рольне уйный торгандыр, – ди йорт хуҗасы Фәнис. – Пай җирләре өчен печәнен дә бирә, кирәксә фуражын да алабыз, шуңа мал тоту да бермә-бер җиңеләя», – ди ул.

Фәнис үзе Сәйдәшев исемендәге предприятиедә терлекче булып эшли. Шуңа күрә хезмәт хакы исәбеннән дә мал азыгы алырга була, ди ул. Гайнетдиновлар йортында без гыйнвар аенда булган идек. Ул вакытта шәхси хуҗалыкларында дүрт сыер, 3 бозаулары, берничә сарыклары бар иде. «Шулай ук чебиләр, каз-үрдәкләр дә алып үстерәбез», – диделәр алар.

Әлбәттә, бу кадәр малны, кош-кортны карар өчен елның 365 көнен дә өйдә торырга кирәк, каядыр кунакка яки эш белән чыгып китү турында уйлау да юк. «Чаллыга әниләргә барсак та, тизрәк кайту ягын карыйбыз», – ди әнә хуҗабикә дә. Сүз уңаеннан, Лилия шәһәрдә туып-үскән кыз. «Фәнис белән танышканда да аның авылда калачагын, маллар асрап яшәячәген белә идем. Курыкмадым, кияүгә чыкканда мин моңа әзер идем инде», – дип сөйли ул.

Гайнетдиновлар гаиләсе, гомумән, беркайчан да малдан аерылмаган, Фәниснең әти-әнисе гомер буе фермада эшләгән. Кызганычка каршы, әниләре инде вафат, әтиләре Габделхай бүген улы Фәнис һәм килене Лилия белән бергә яши, йорт эшендә, маллар арасында кулдан килгәнчә булыша, оныкларын тәрбияли, акыллы киңәшләрен бирә.
Йорттагы эшне Гайнетдиновлар гомумән бергә башкаралар, малларны да бергәләп карыйлар. Сыерларны хәзер кул белән саумыйлар инде – аның өчен аппарат сатып алганнар. Сөтне җыючыга тапшыралар. Литрын уртача 16-17 сумнан. «Сүз дә юк, очсыз инде. Никадәр хезмәт бит ул! Сөт җыючыга дәгъвабыз юк: вакытында килеп ала, акчасын да соңга калдырмыйча түли», – диләр Гайнетдиновлар. Моннан тыш, сөтне һәм өйдә ясаган каймак-эремчекләрен даими сатып алучы үз клиентлары да бар аларның. Якындагы дачаларга да барып саталар. Аларда, әлбәттә, продукция бераз югарырак бәядән китә. «Итне исә танышларга сатабыз, шулай ук үз клиентларыбыз бар, мал суйгач күпләп килеп алалар», – ди Фәнис.

Мал асраулары, беренчедән, чиста сөт һәм ит продукциясе булса, икенчедән, балаларны хезмәт тәрбиясендә үстерү. Гайнетдиновлар – күп балалы гаилә дә. Олы кызлары Алинә бишенче сыйныфта укый, Булат балалар бакчасында, нәниләре Нәргизәгә әле сигез генә ай. 2007 елда төп нигезгә терәп яңа йорт торгызганнар Фәнис белән Лилия. Бүген зур гаилә булып, шунда матур гына гомер итәләр. Хезмәт белән яшәгәнгәдер, йортларыннан бәрәкәт бөркелә, өстәлләре дә ризык муллыгыннан сыгылып тора.
«Киләчәктә дә малсыз яшәүне күз алдына китерә алмыйбыз. Ихатада гомергә берничә баш эре терлек булды, шулай дәвам итәрбез дип уйлыйбыз. Балаларның да эш тәмен белеп үсүләрен телибез», – диләр Гайнетдиновлар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100