news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районыннан бер хатын-кыз ялган документ белән субсидия алган

Ул 578 мең сум күләмендәге субсидияне үз кирәгенә файдаланган.

(Тукай районы, 18 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары – полиция башлыгы Руслан Гыймадиев узган атнадагы оператив хәлгә тукталды. Бер атнада бүлеккә хокук бозу турында 111 хәбәр кергән, дип яза җирле басма.

Зур күләмдә акча үзләштерү белән бәйле мошенниклык гамәле кылган 34 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе булган әлеге хатын-кыз Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына ялган документлар тапшырып, 578 мең сум күләмендә субсидия алган. Акчаны соңыннан үз кирәгенә файдаланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot