news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районындагы “Миңнеханов” фермер хуҗалыгында бәрәңге уңган

Быел уңыш гектарыннан 500 центнерга кадәр җитәргә мөмкин.

 (Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Быелгы көздә иң күп сөйләнелгән сүз, мөгаен, бәрәңге турындадыр. Халыкның күбесе икенче икмәкнең начар булуыннан зарлана. Сентябрьнең беренче атнасы үтеп китте. Басуларда бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә җыю эшләре гөрләп бара, дип, Тукай районының “Якты юл” газетасы Иске Җирекле авылы кырындагы басуда “Миңнеханов” фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәренең бәрәңге алуын сурәтли.

“Бәрәңге алуга 5 сентябрь көнне тотындык. Беренче көнне көнозын эшләгән булсак, калган 2 көндә, яңгыр яву сәбәпле, яртышар көн генә чыга алдык. Биредә 50 гектар мәйданның 15ендә уңыш тулысынча алынды. Саклагычка 450 тонна бәрәңге кайтарылды. Быелгы уңыш зарланырлык түгел. Узган ел белән чагыштырганда, аз гына калыша. Гектарыннан уртача уңыш 300 центнердан артык. Һава торышы коры торса, бәрәңгене атна-ун көн эчендә алып бетерергә исәп, - дип сөйли фермер Минталип Миңнеханов. - Бер төптән 20 бәрәңге чыга. Димәк, быел гектарыннан уңыш 500 центнерга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый уңыш үзеннән-үзе килми. Тиешле таләпләр үтәлеп, туфрак эшкәртелгәндә генә, көткән нәтиҗәгә ирешергә була”.

Сату бәяләре турында, әлегә бәяләрне төгәл генә әйтә алмыйм, шәһәргә барып, сәүдә үзәкләрендә уртача бәяләрне белергә кирәк. Узган ел бәрәңгенең килограммын 6 сумнан башлап 10 сумга кадәр булды. Бәрәңге Чаллы шәһәренең балалар бакчалары, мәктәпләренә таратылачак. Шулай ук бәрәңгене ярминкәләрдә дә сатарга ниятләп торабыз, дип планнарын уртаклашты фермер.

Хуҗалыкның Иске Җирекле авылы янында урнашкан бәрәңге саклагычы бинасы эчендә куәтле, төрле программаларга көйләнеп эшли торган техника белән җитәкченең улы Рәмис идарә итә. Шулай ук йөк машинасыннан бәрәңгене кабул итеп тора. Ә эресен-вагын аеру, чүбен һәм туфрагын икенче якка чыгару эшен техника башкара, диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100