news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районындагы бөтен йорт кошларын юк итәргә чакырдылар

Тукай районында кош гриппы 19 ноябрьдә бытбылдык фермасында ачыкланган. Барлыгы 42 мең бытбылдык, 10 мең чеби, 48 мең йомырка һәм 171 мең килограмм ит юк ителгән.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Калмаш авылында кош гриппы чыганагы ачыклануга бәйле рәвештә, Татарстанның Тукай районындагы бөтен йорт кошларын юк итәргә чакырдылар.

Тукай районында узган гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр ителде.

Хәзер Калмаш авылында йорт кошларын яндырып юк итәләр. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге авыруның районда таралуына юл куймау максатыннан шундый чара күрелгән.

Югары Байлар, Калмаш авыллары һәм Яңа бистәдән тыш, ветеринарлар районда йорт кошлары асраган барлык кешеләрне якындагы ике көндә аларны суярга чакырды.

Йорт кошларын дүрт айдан соң кабат асрый башларга мөмкин. Район хакимияте халык моны аңлар дигән ышаныч белдерде, чөнки кош гриппын уртак тырышлык белән генә җиңәргә мөмкин. «Районыбызның иминлеген бергәләп саклыйк», — диелә Тукай районының рәсми Instagram-аккаунтында.

Тукай районында кош гриппы 19 ноябрьдә бытбылдык фермасында ачыкланган. Барлыгы 42 мең бытбылдык, 10 мең чеби, 48 мең йомырка һәм 171 мең килограмм ит юк ителүе турында «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың барлык кошчылык фермаларында контрольне көчәйтергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot