Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районындагы авариядә зыян күргән машина йөртүчеләр хастаханәгә озатылган
«Дэу Матиз» шоферы, бозлавык аркасында идарәсен югалтып, «Лексус» белән «маңгайга-маңгай» бәрелгән.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Тукай районында ике автомобиль бәрелешү аркасында шоферларның икесе дә җитди тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бүген иртән «Дэу Матиз» шоферы, бозлавык аркасында идарәсен югалтып, «Лексус» белән «маңгайга-маңгай» бәрелгән.
Һәлакәт урынына килгән 89нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторларын өзгән.
Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган «Дэу Матиз» шоферын хастаханәгә озатканнар. «Лексус» шоферының сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә зыян килүе хакында әлегә мәгълүмат юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз