Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында зона семинар-киңәшмәсе узды
Семинар барышында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның азык әзерләүче техниканың тормоз системасынына, руль идарәсененә аерым игътибар бирелде.
(Тукай, 27 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында семинар Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков рәислегендә узды, дип яза җирле басма.
Кичә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Көнчыгыш зонага керүче Тукай, Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Әгерҗе, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә районнары бүлекләре башлыклары өчен «Терлек азыгы җыючы үзйөрешле машиналарга техник карап чыгу уздыру кагыйдәләре» темасына семинар-киңәшмә уздырылды.
Семинар барышында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның азык әзерләүче техниканың тормоз системасынына, руль идарәсененә, тышкы яктырту приборлары төзеклегенә аерым игътибар бирелде.
Очрашу ахырында каладан килгән кунаклар, чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәтләрен әйтте, урыннарда тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек биргән мондый очрашуларның нәтиҗәлеген билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз