news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында жиңел атлетика буенча көч сынаштылар

Нәтиҗәдә командалар арасында Бәтке мәктәбе спортчыларына тиңнәр булмады, алар беренчелекне яулады.

(Тукай районы, 28 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында җиңел атлетика буенча Тукай районы беренчелеге үтте, дип яза җирле басма.

Анда 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар, кызлар катнашты. Барысы бергә ярышларда 100дән артык спортчы, шул исәптән районның 16 мәктәбеннән кеше җыелган иде. Нәтиҗәдә командалар арасында Бәтке мәктәбе спортчыларына тиңнәр булмады, алар беренчелекне яулады. Икенче һәм өченче урыннарда Яңа поселогы һәм Кнәз авылы мәктәпләре укучылары калды. 4х150 метр эстафетасы спорт төрендә пьедесталның баскычларына Бәтке, Биклән һәм Мусабай-Завод мәктәпләре спортчылары күтәрелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot