news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында үзара салым буенча референдум үтә

Авыл җирлекләрендә быел бер кешегә билгеләнгән салым суммасы узган елдан аерылмый – 200дән 300 сумга кадәр.

(Тукай районы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). 19 ноябрьдә, якшәмбе көнне, тукайлылар үзара салым җыюга карата үз фикерләрен белдерәчәк – Кече Шилнәдән кала, 22 авыл җирлегендә референдум узачак, дип яза җирле басма.

Авыл җирлекләрендә быел бер кешегә билгеләнгән салым суммасы узган елдан аерылмый – 200дән 300 сумга кадәр. Әлеге чара җирлекләрдә инде берничә ел рәттән уздырыла. Халыкта төрле фикерләр бар: авылны төзекләндерү нигә безнең исәптән башкарылырга тиеш дип тавыш куптара, кемдер билгеләнгән суммадан артыгын да биреп китә. Җирлектә пропискада булмасалар да, шушында яшәгәч ярдәм итәсем килә дип, үз өлешләрен кертүчеләр бар.

Халык өчен иң мөһиме – үзләре җыйган акчаның авылда эшләнгән эшләрдә күренүе. Аннары, райондашлар җирлектә җыелган гомуми акча бер авылга гына китмәсен, үз салымы үзенә тотылсын иде дип тели. Кайсы гына авылга чыгып, сайлаучылар белән сөйләшмә, алар менә шушы фикерне ассызыклый.

Иске Җирекледә исә халык үз урамнарыннан җыелган акчаның бары тик үз урамнары өчен генә тотылуын тели. Быел биредә үзара салымны урамнарны яктырту өчен электр приборлары алуга һәм аларны урнаштыруга тотарга уйлыйлар. «Кайсы урамнан никадәр акча җыелган – аларга шуның кадәр өлеш чыгарылачак. Һәрхәлдә, шулай эшләргә ниятлибез», – ди Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецова.

«Авылны бүген иң борчыган проблемалар – нәкъ менә урамнарны яктырту һәм юлларны төзекләндерү», – дип билгеләп үтә җирлек депутаты Әкрәм Җамалиев. Шушы авылда яшәүче Гөлсинә Махнева, монысын үзара салым акчасына гына эшләп булмаса да, балалар бакчасы кирәклеген дә искә төшерә, бүген ике оныкны Яр Чаллыга йөртәбез, ди ул. Шунда ук балалар мәйданчыгы кирәклеген дә әйтеп үтәләр искеҗиреклеләр. Кыскасы, авыл үсә, төзелеш көннән-көн колач җәя, хәл итәсе мәсьәләләр дә күп. Бүген пропискада 1300ләп кеше, яшәүчеләр санын чамалар өчен шуны ким дигәндә 5кә тапкырларга кирәк, дип ачыклык кертеп үтә депутат Әкрәм Җамалиев.

Быел Иске Җирекледә үзара салым суммасы 300 сум тәшкил итә. Күләме узган елдагыча. Былтыр җыелган акчаны мөселман, православие зиратларын әйләндереп алу өчен материаллар сатып алуга һәм аларны урнаштыруга, шулай ук Восточная урамында юл ремонтлауга тотканнар. Зиратларны төзекләндерү, дәүләттән бирелгән акчаны да кушып, 715 мең 750 сумга, юл ремонты 100 мең 500 сумга төшкән. «Әлбәттә, үзара салымны җыю җиңел түгел. Бигрәк тә Иске Җирекле кебек җыелган халык яшәгән урында. Ләкин ярдәм итүчеләргә без бик рәхмәтле. Пропискада булмасалар да, бездә дә былтыр меңәр сум бирүчеләр дә булды. Барысы да үзебез өчен бит», – ди Әкрәм Бариевич.
Түбән Суыксу авыл җирлегендә дә үзара салымны, шулай ук былтыргыдан арттырмыйча, 200әр сумнан җыярга карар иткәннәр. Бу да гади җирлек түгел, төзелешләр дә күп, шуңа бәйле рәвештә – көнкүреш проблемалары да. Узган ел референдумда барлык халыкның 59 проценты катнашкан, алар, нигездә, үзара салымны яклап тавыш биргәннәр. Җыелган суммага һәм дәүләттән өстәп бирелгән акчага Куады һәм Яңа Мусабай авылларында балалар мәйданчыклары куелган, Югары Суыксуның Речная урамында юл ремонтланган. «Өч ел шушында гомер итәбез, юлсыз интектек. Урамыбызга өлеш чыкканга бик сөенәбез», – ди иң очта яшәүче Наилә Вахитова. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урамга керү юлын биредәгеләр үзләре акча җыеп төзекләндергәннәр. Эшне шушында яшәүче Мөсәнниф Ханов оештырган. Юл бер нәрсә, монда газы да, суы да кирәк икән әле. Шулай ук үзара салым акчасы Түбән Суыксуның Яңа урамын ремонтларга ярдәм иткән. Калган 50 мең сумга чыршы үсентеләре алып, әле көздән генә җирлектәге барлык авылларга утыртып чыкканнар. Киләсе елга исә Түбән Суыксуның Заречная урамында 90 мең сумга, Куадының Хуторская урамында 75800 сумга юлларны ремонтлау, Югары Суыксуда 50 мең сумга балалар мәйданчыгы урнаштыру һәм Яңа Мусабайда 30 мең сумга шундый мәйданчыкны тулыландыру, Керәшен Маҗынында 50 мең сумга зиратның коймасын яңарту күздә тотыла.

«Референдум вакытында да, акча җыярга чыкканда да кулда ниләр эшләнәчәге хакында язылган карар булачак. Шуңа күрә авылдашлар арасында аңлашылмаучанлыклар калмас дип уйлыйбыз», – диләр ике җирлектә дә сайлау комиссиясендә эшләүчеләр. Үзара салымның күпләгән көнкүреш проблемаларын хәл итүен ассызыклыйлар, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100