news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында үз-үзенә кул салырга теләүчеләр арткан

Быел шундый 12 очрак теркәлгән.

(Тукай районы, 18 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районының баш табибы Галим Сабирҗановның белдерүенчә, ел башыннан районда 108 кешедә яман шеш табылган. Онкологиянең 4 очрагы диспансерлаштыру вакытында билгеле булган. Быел гына яман чир ачыкланганнарның 25ендә ул дүртенче стадиядә дип билгеләнгән, дип яза җирле басма.

Беренче мәртәбә 8 кешегә туберкулез диагнозы куелган. ВИЧ инфекциясе табылучылар да шул ук санда.

Психик авырулар бераз кимегән. Мондый чир 28 кешедә беренче тапкыр ачыкланган. Ләкин үз-үзләрен үтерергә теләүчеләр күп булган. Быел шундый 12 очрак теркәлгән. Аларның 7сен саклап кала алганнар, 5есе якты дөнья белән хушлашкан. Мондый фактлар җәмгыятьтәге социаль киеренкелек, авыр гаиләләр, андагы проблемалар белән бәйле, дип аңлата баш табиб.

Наркологик авыруларның да кимүе күзәтелгән. Кызганычка каршы, алкоголизм һәм наркомания белән исәпкә алынганнар арасында ике үсмер дә бар. Өлкән сыйныфта укучылар арасында мондыйлар ачыкланмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100