news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында югалган балыкчыларның киеме табылган

8 октябрьдә балыкка киткән ике ир-атны эзләү дәвам итә.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Шимбә, 15 октябрьдә, югалган балыкчыларның берсенең курткасы табылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кием Мараткановныкы һәм элек балыкчы көймәсе табылган урыннан 150 метр ераклыкта табылган. Ир-атның туганнары – хатыны, малае һәм апасы куртка, чыннан да, аныкы булуын раслаган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 8 октябрьдә Маратканов һәм Белоконев җиңел машинада Камага балыкка киткән. Көндезге сәгать 3ләрдә алар яр буенда машиналарын калдырганнар һәм «Эндвенгер» көймәсендә балык тотарга киткәннәр. Алар билгеләнгән вакытта өйләренә кайтмаган һәм элемтәгә дә чыкмаган.

Иртән 9 октябрьдә аларның туганнары диспетчерлык хезмәтенең 112 бердәм номерына балыкчылар югалуы турында хәбәр иткән. Шул көннән башлап бүгенгә кадәр аларны эзләү дәвам итә. Берничә көннән көймә, ә шимбә бер балыкчының курткасы табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100