news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында югалган балыкчы бабайның гәүдәсе табылган

Ул соңгы тапкыр кичә төнлә элемтәгә чыккан булган.

 (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районында 70 яшьлек Николай Бельскийның үле гәүдәсе табылган. Ул Яр Чаллыдан 8 ноябрь көнне иртәнге 7 нче яртыда машинасында балыкка киткән, элемтәгә соңгы тапкыр 9 ноябрь төнге сәгать 3 нче яртыда чыккан. 1 Май дамбасында “Ока” машинасы табылган, ә балыкчы киткән җиреннән юк булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Николай Бельскийның гәүдәсе Белоус белән Ильичёвка авыллары арасында “Горизонт” бакчачылык ширкәте турысында табылган. Бабайның аяклары ярдан 50 метр арада боздан чыгып торган. Коткаручыларга туңган балыкчы гәүдәсен бозны чабып алырга туры килгән.

Балык тотканда жерлицадагы сигнал флагчыгы балык эләгүен күрсәткәч, балыкчы бозга йөгереп чыккан, ләкин ятьмәгә кадәр барып җитә алмаган, юка боз аның гәүдә авырылыгыннан ватылган, дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100