news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында җырлы-моңлы шигърият бәйрәме узды

http://tukai-rt.ru/

(Тукай районы, 6 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Түбән Суыксу авыл китапханәсендә шигърият көненә багышланган “Ач, шигърият, серләреңне...“ дип аталган әдәби кичә узды, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

Бәйрәмгә авыл җирлеге шагыйрьләре, һәм шигърият сөюче китап укучылар чакырылды. Күңел түреннән чыккан шигъри юлларын Рафис Мингалиев бүләк итте. Аның шигырьләре әле яңа гына “Сөембикә“ журналында басылып чыкты. Әдәби кичәдә Хәббә Имамованың әни турында, Әкълимә Саттарованың гаилә турында язылган шигырьләре яңгырады. Ольга Маслованың тормыш турында иҗат ителгән әсәрләрен тыңлагач, авыл халкының, ирексездән, күзләренә яшьләр килде. Районда инде 20 ел рәттән уздырылып килүче “Балкыш“ яшь талантлар фестиваленең быелгы тур җиңүчесе Рузиля Низамова исә искиткеч сәнгатьле итеп шигырь сөйләде.

Шигърият бәйрәме авыл баянчысы Рәшит Мәүләвиев башкарган татар моңнары белән үрелеп барды, диелә район хәбәрендә..
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100