news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия эшли

Әле шушы көннәрдә генә бүлекчә өчен яңалык – чәчү алдыннан җирне эшкәртүче 12 метрлы компактор кайтарылган.

(Тукай районы, 7 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). 7 апрель көнне Тукай районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия эшли. Район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре белән берлектә, барлык хуҗалыкларда да булып, техниканың язгы чәчүгә әзерлеген карап, тикшереп чыгачак. Киңәшле эш таркалмас дигәндәй, нәкъ менә шунда хуҗалык житәкчеләре, механизаторлар комиссия әгъзаләренә үз гозерләрен җиткерә, үзара киңәшләшеп, ярдәмләшү мөмкинлекләрен таба алачак, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

Теләнче Тамак авылында урнашкан «Кама» агрофирмасының ХПК-3 бүлекчәсендә исә чәчү һәм туфрак эшкәртүче техника ремонтланган, механизаторлар машиналар көйләү, агрегатлау, комплектлау эше белән мәшгуль. Кыскасы, әзер техниканы кабат җентекләп күздән кичерәләр.

– Чәчүдә катнашачак энергияне саклый торган 4, шулай ук 3 «Нью Холланд» һәм 1 «Ксерион» тракторлары, 11 – тырма, 5 – чәчү, 2 орлык ташучы агрегатлар, 4 культиватор, 8 «КамАЗ» – барысы да язгы кыр эшләренә әзер. Үзебездә эшләнгән техника, чәчү агрегатлары, культиваторлар хуҗалык остаханәсендә ремонтланды. Быел безнең бүлекчәдә язгы кыр эшләре 6 мең 260 гектар җир мәйданында алып барылачак. Шуның 3 мең 914 гектарында бөртекле культуралар – арпа, бодай, кукуруз, люпин, 2 мең 346 гектарына техник культуралар – шикәр чөгендере, рапс чәчү планлаштырылган, – дип аңлатты җитәкче Назыйф Хөснетдинов.

Әле шушы көннәрдә генә бүлекчә өчен яңалык – чәчү алдыннан җирне эшкәртүче 12 метрлы компактор кайтарылган. Аннан алда 24 рәтле чөгендер чәчкече алынган булган.

Минераль ашламалар да җитәрлек күләмдә тупланган, чәчүлек материаллары да кайтарылган. Бу – 340 тонна «раушан» сортлы арпа һәм 408 тонна «экада» сортлы бодай, диелә район хәбәрендә.

– Кырга чыгарга без әзер. Һава шартлары гына мөмкинлек бирсен. Быел яз соңга калды дисәк тә, табигать үзенекен итәчәк: кояшлы берничә көн эчендә басу-болыннарда калын кар катламы эреп юкка чыгар һәм кырлар техника гөрелтесенә күмелер, – ди Назыйф Гыйльметдин улы.

Фотода – «Кама» агрофирмасының ХПК-3 бүлекчәсе җитәкчесе Назыйф Хөснетдинов, остаханә мөдире Дамир Гайнуллин, агроном Марат Мөхәммәдиев, механизаторлар Мөнәвир Зыятдинов һәм Рәис Фәттахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100