news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында язгы кыр эшләренә багышланган семинар узды

Яхшы уңыш алу өчен иң беренче чиратта туфракның торышы әйбәт булырга тиеш, диелде семинарда.

(Тукай районы, 18 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы авыл хуҗалыкларына чәчүгә тулы әзерлекле булырга кирәклеге ассызыкланды, дип яза җирле басма.

«Бүгенге очрашуны язгы чәчүнең башы дип исәпләгез», – диде Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта үткән, нәкъ менә язгы кыр эшләренә багышланган семинарда. Семинарга да авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр генә түгел, җирлек башлыклары, мәгариф хезмәткәрләре дә чакырылган иде.

– Сәйдәшев исемендәге предприятиедә, ләкин бу вакытка язгы кыр эшләренә һәр хуҗалык әзер булырга тиеш. Яңадан без барлык хуҗалыкларны да йөреп чыгачакбыз, – диде Фаил Камаев.

Семинарда катнашучылар беренче булып сәйдәшлеләрнең ашлама складында тукталды. Бүген әлеге хуҗалыкта минераль ашламалар бер гектар мәйданга 45 килограмм исәбеннән тәэсир итүче матдә туры килә. Биредә семинар узган көнне, узган җомгада, күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландыру башланган иде инде, аннары уҗымнарга ашлама кертүне, аларны тырмалауны планлаштыралар. Ә чәчүгә, һава торышы уңай торганда, апрель ахырында, май башларында чыгарга уйлыйлар. Район буенча да җиргә беренче орлыклар якынча шул вакытта төшәр дип көтелә. Быел районда язгы чәчү барысы 50,5 мең гектарда үтәчәк. Аның 32 мең гектарында – бөртеклеләр, 7,6 меңендә – техник культуралар, 411 гектарында бәрәңге һәм яшелчә, 10,8 мең гектарында терлек азык булыр дип планлаштырыла.

Яхшы уңыш алу өчен иң беренче чиратта туфракның торышы әйбәт булырга тиеш, диелде семинарда. Ә бу максатка аны тукландыру аша ирешелә. Район буенча минераль ашламалар белән тәэмин ителешкә килгәндә, бүген 1 гектарга уртача 20дән 65 килограммга кадәр тәэсир итүче матдә туры килә. Бу күрсәткеч яхшы булган Сәйдәшев, «Чаллы яшелчәсе+», «Азык-төлек корпорациясе», «Ирек» хуҗалыклары берлектә арттан өстерәлүче предприятиеләрнең дә исемнәре аталды семинарда. Әйтик, «Камский» җитештерү кооперативы, «Тимерхан» агрофирмасы быел бер килограмм ашлама да алмаган. «Биклән»дә гектарга 7 килограмм, фермер хуҗалыкларында уртача 12 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә.

– Бу күрсәткеч 50-60 килограммнан ким булырга тиеш түгел, – дип белдерде Фаил Камаев катгый рәвештә. – Аңлыйм, финанс ягыннан берәүгә дә җиңел түгел, ләкин эшләргә кирәк. Уңыш алмагач, ул җирне нигә интектерергә? Эшләмисең икән, аны башка кешегә бирергә кирәк. Авыл хуҗалыгы җирләре – ул бит иң олы байлыгыбыз, без аның бер гектарын да буш калдырмауга ирешергә тиеш, – диде ул.

Семинарда катнашучылар алга таба хуҗалыкның Иске Абдул авылында урнашкан ремонт мастерскоен карадылар. Чарага килүчеләрне иң шаккатырганы механизаторларга тудырылган шартлар булды. Ремонт цехларының барысында да тәртип, кул юыйм дисәң, краннан кайнар су килеп тора, заманча бәдрәфе бар, ул гына да түгел, ремонтчылар эшләрен тәмамлагач, душка кереп юынып та чыга алалар.

Аннары семинар кунаклары машина-тракторлар, тагылма агрегатлар тезелеп торган паркка чыкты. Сәйдәшлеләрнең заманча дүрт чәчү комплексы бар, шулай ук иске чәчкечләрне дә юкка чыгармаганнар, аларны тамырдан тукландыру өчен файдаланабыз, диде хуҗалыкның җитәкчесе Марат Сафин.
– Бүген чәчүне башлап җибәрергә тулысынча әзербез дип әйтә алам. Механизаторларыбыз тупланган, җитмәгән урынга читтән кешеләр чакырдык. Эш башлап җибәрергә ягулык материалыбыз да бар, соңрак тагын алачакбыз. Бар да уңай торса, язгы чәчүне 10-12 көндә тәмамларга ниятлибез, – дип, кыскача аңлатып үтте җитәкче. Шунда ук хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренә кагылдылар. Тракторны кабызып, чәчкечтән трактор салонына бара торган сигналга кадәр кушып карадылар, аның эшләве бик мөһим булуын ассызыкладылар. Шулай ук фаралар, габарит утлары янарга, янгын сүндерү җайланмасы, аптечка булырга, механизаторлар медицина күзәтүе үткән булырга тиеш, диделәр.

Сәфәрнең икенче өлеше Мерәс авылының техника паркында һәм орлык складында дәвам итте. Биредә бары тик элиталы орлыклар. Хуҗалык үзенә чәчү орлыгы әзерләп, чистартып куйган, сатарга дигәне дә байтак. Теләүчеләр соңыннан яңа җиһазны – бөртекләрне яңача чистарту сепараторын кереп карадылар. Бик начар күренә торган чүпләрне дә яктылык ярдәмендә аерып ала торган мондый заманча техника әлегә Сәйдәшев хуҗалыгында гына, икенчесе бүген «Кама» агрофирмасының орлык заводында урнаштырыла, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100