news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында язгы чакырылышта 37 егет солдатка алыначак

Беренче төркемнәрне апрельнең 17ләре озату планлаштырыла.

(Тукай районы, 7 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу язда Тукай районыннан 37 егетне армия сафларына алу күздә тотыла. Беренче төркемнәрне апрельнең 17ләре озату планлаштырыла, дип хәбәр итә районның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы ярдәмчесе Сергей Вележев, дип яза "Якты юл" газетасы.

Шушы көннәрдә Круглое Поле бистәсенең мәдәният йортында язгы чакырылышта армия сафларына алыначак егетләр һәм әлеге бистәнең югары сыйныф укучылары өчен бәйрәм тантанасы узды. Булачак солдатларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиев тәбрикләделәр.

Тантанага җыелганнар алдында армия сафларына алыначак егетләр исеменнән Боерган авылы егете Ирек Арсланов чыгыш ясады. Аның абыйсы Муса Арсланов Президент полкында хезмәтен үтәп кайткан.

– Уйлавымча, Ватан ул – туган җир, туган ил, шулай ук туган авыл, торган йорт, әти-әни һәм барлык якыннар. Шуларның барысын да саклау, яклау Ватанга мәхәббәт буладыр инде. Мин дә үз теләгем белән армия хезмәтенә алынам, моны бер горурлык дип беләм. Армиядә алган тәҗрибә алдагы тормышта, һичшиксез, кирәк булачак, – диде ул үз чыгышында.

Алга таба тантана хәрби хезмәт, туган якка булган мәхәббәт җырлары белән дәвам итте. Шулай ук тамашачылар алдында Валерий Анисимов җитәкчелегендә театр коллективы да чыгыш ясады. Алар тамашачыларга «А зори здесь тихие…» повестеннән бер өзек тәкъдим иттеләр, диелә район хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot