Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында язгы чакырылыш башланды
Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
(Тукай районы, 26 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Шушы көннәрдә Тукай районыннан 5 егет хәрби хезмәткә алынды. Язгы чакырылышта барлыгы 39 тукайлы Ватан алдындагы бурычын үтәргә китәргә тиеш. Алар коры җир гаскәрләре, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, хәрби диңгез флоты һәм милли гвардия гаскәрләренә алыначак. Ә бүгенге көндә армиядә барлыгы 75 тукайлы хезмәт итә, дип хәбәр итте хәрби комиссар Дамир Вәлиев. Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк, дип яза җирле басма.
Бордыбаштан Илназ Сәхәбетдиновка 19 яшь, армиягә китәргә үзе теләк белдергән. Аның белән без узган атнаның пәнҗешәмбесендә чакырылыш комиссиясенә керергә чират торганда сөйләштек.
– 16 яшемдә хәрби комиссариатка чакырдылар, шунда ук инде китәргә әзер идем. Сәламәтлегем яхшы. Спорт белән шөгыльләндем. Киләчәктә исә органнарда хезмәт итәргә телим. Әтием дә, абыем да армиядә булганнар. Егет кеше өчен хәрби хезмәтне горурлык дип саныйм, – дип Илназ чакырылыш комиссиясенә кереп китте.
Дүшәмбе көнне Илназ, әти-әнисе, туганнары, якыннары белән саубуллашып, хәрби комиссариатка җыелган булачак солдатлар белән бергә Ватан бурычын үтәргә китте. Аның хыялы – милли гвардиядә хезмәт итү, Республика Президентын саклау.
Круглое Поле поселогыннан Дамир Җамалов исә контракт буенча хезмәт итүне сайлаган. Бүгенге көндә ул техникумда укый, автомеханик һөнәрен үзләштерә. Май аенда инде армиягә китәргә планлаштыра.
– Алай да хезмәт итәсең, болай да хезмәт итәсең. Контракт буенча армиягә китсәң, бер елга артыграк. Шул гына. Ә болай – эш хакы түләнә, – ди Дамир.
Әүвәл ул Севастопольгә китәргә уйлый. Тик соңыннан теләген Таҗикстанга алыштыра. Анда хезмәт хакы югарырак икән.
Бәтке егете Булат Закировка 20 яшь. Ул да хезмәткә якынча 20 май тирәләрендә китәргә тиеш. Яр Чаллы шәһәрендә көллиятнең соңгы курсында локомотив машинисты һөнәренә белем ала.
– Мәскәү шәһәрендә хезмәт итәргә телим. Дусларым арасында күбесе армия хезмәтенә яраксыз дип табылды. Минем исә сәламәтлегем яхшы, спорт белән дә дуслыгым бар. Өйдә ике игезәк энем калачак. Аларга үрнәк күрсәтеп, солдат шинеле киеп, туган ягыма кайтырга хыялланам, – ди Булат.
Чакырылыш комиссиясе барышында бер тукайлыга хәрби хезмәт белешмәсе тапшырылды. Сәламәтлеге буенча ул хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган. Ләкин, хәрби комиссариаттан килгән чакыруларга битарафлык күрсәтеп, комиссиягә үз вакытында тиешле документлар тапшырмаган. «Әгәр безнең карамакка әлеге документлар килеп ирешкән булса, сез хәзер белешмә түгел, ә хәрби билет алган булыр идегез», – дип аңлатты комиссия әгъзалары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз