news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында Яшьләр көнендә бушлай лимонад таратканнар

Яшьләрне авыл җирлеге һәм район җитәкчеләре котлады, иң оста артистларга грамоталар тапшырылды.

(Тукай районы, 9 июль, "Татар-информ", "Якты юл", Тамара Тузеева). Тукай районы "Татарстан" совхозы бистәсендә Яшьләр көнен ел саен үткәрелә. Ләкин быел ул аеруча киң күләмле булып узды. Бистәдәгеләр белән бергә Иске Абдул, Шилнәбаш, Сәмәкәй, Сәет, Мерәс авылларының мәдәният хезмәткәрләре бергәләп әзерләде бәйрәмне.

Төрле юнәлешләр буенча тематик мәйданчыклар оештырылды, спорт яратучылар аерым урында үз көчләрен сыный алды, кызыклы мастер-класслар, фотозона эшләде. Яшьләрне авыл җирлеге һәм район җитәкчеләре котлады, иң оста артистларга грамоталар тапшырылды.

Бәйрәмгә яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә килгән иде. Кызыклы яңалык – районның бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков исеменнән яшьләргә лимонадлар тараттылар.

Тамашачыларны концерт программасы белән Илмир һәм Илнур Габидуллиннар, Чулпан Сафина, София Цандер, Владимир Веретенников, "Умырзая" бию ансамбле сөендерде. Бәйрәм программасы дискотека белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100