news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында яшүсмерләрнең тәмәке тартуга карата мөнәсәбәте ачыкланды

Кнәз авылы мәдәният йортында «Тәмәке – АГУ! Тартуыңны ташла!» тематик очрашуы узды.

(Тукай районы, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Хәзерге вакытта яшьләр арасында тәмәке тарту проблемасы киң таралган. Әлеге начар гадәтне булдырмый калу өчен яшүсмерләр арасында һәрдаим профилактик чаралар уздырып тору зарур. Алар сәламәт яшәү рәвешенең бөтен өстенлекләрен белеп, күреп үсәргә тиеш. Нәкъ шушы максат белән Тукай районы Кнәз авылы мәдәният йортында «Тәмәке – АГУ! Тартуыңны ташла!» тематик очрашуы узды, дип яза җирле басма.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмәке төтененең тартучыга гына түгел, ә янәшәдә торган кешегә дә зыяны бик зур булуын сөйләде. Иң куркынычы исә шунда – тәмәке эчке органнарга зыян салу белән бергә әле бик көчле тартылу да барлыкка китерә. Тарткан кешегә һаман саен тәмәкенең яңа дозасы кирәк була башлый.

Яшүсмерләр белән шулай ук «Ни өчен тәмәке тарта башлыйлар», «Тәмәкене нәрсәдән ясыйлар», «Тәмәке нәрсә ул» сораулары буенча да фикер алышынды. Социологик сораштыру анкетасында исә яшьләрнең әлеге проблемага карата мөнәсәбәте ачыкланды. Балаларның китап укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә яратулары ачыкланды.

Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Бернинди акчалар да, җәмгыятьтә тоткан урын да, дан-шөһрәт тә сәламәтлекне алыштыра алмый. Бу табигатьтән бүләк ителгән чып-чын кыйммәтле бүләк. Кеше үз сәламәтлеген яшьтән үк сакларга тиеш, чөнки бары таза-сау кеше генә сәламәт милләт формалашуына китерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100