news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында яшәүчеләрне юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту проблемалары борчый

Быел «Халык контроле» порталына тукайлылардан 122 мөрәҗәгать кергән.

(Тукай районы, 6 август, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Шушы көннәрдә Тукай районы хакимиятенең үтырышлар залында Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашу узды. Биредә «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча сөйләшү үтте. Чарада Башкарма комитет житәкчесе Фаил Камаев, бүлек житәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.

Быел «Халык контроле» порталына тукайлылардан 122 мөрәҗәгать кергән. Дәгъва хатларының 62се хәл ителгән, 40ы буенча эш планлаштырылган, 5есе буенча эш бара, 15е кире кагылган. Алты ел дәвамында, портал эшли башлаганнан бирле, Тукай районыннан барлыгы 562 мөрәҗәгать кергән.

– Мөрәҗәгатьләрнең үтәлеш күрсәткече буенча алга китеш бар. Узган ел әлеге күрсәткеч 31 процент булса, бүгенгә 51 процентны тәшкил итә. Мөрәҗәгатьләр арасында шактый тиз арада чишелеш табарлык гаризалар бар. Шулай да, нигәдер алар хәл ителми. Тагын бер нәрсә бар, кире кагылган мөрәҗәгатьләрнең саны күп, – дип сүзен башлады Сәрия Сабурская.

Аннары вәкаләтле вәкил хәл ителмәгән һәр сорауны тикшереп чыгарга һәм авыл җирлекләре башлыкларыннан, башка җаваплы затлардан аларның үтәлмәү сәбәпләрен ачыкларга кереште.

Тукайлыларны юлларны төзекләндерү, чүплекләрне юкка чыгару, урамнарны яктырту проблемалары борчый, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100