news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында яшәүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итте

Мөрәҗәгатьләренең күбесе торак мәсьәләләренә кагыла иде.

(Тукай районы, 28 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Татарстан Респуликасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминовка Тукай районында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренең күбесе торак мәсьәләләренә кагыла иде, дп яза җирле басма.

Бәткедә яшәүче Гүзәл Суркова сүзләренчә, 1999 елдан бирле ул торак шартларын яхшырту буенча чиратта торган. Бүгенге көндә аның кулында Бәтке авыл җирлеге башкарма комитеты, район башлыгы карарлары бар. Әлеге документларда аңа Бәткедәге Үзәк урамда урнашкан күпфатирлы йорттан фатир бирү турында язылган. Өченче ел инде бу фатир буш, ләкин анда керү мөмкинлеге юк, чөнки Сурковага кадәр торак шартларын яхшырту чиратында 69 кеше тора. Аларның һәрберсе фатирдан баш тартырга тиеш, шуннан соң гына торак комиссиясе фатирны социаль найм килешүе нигезендә Суркова гаиләсенә тапшыра ала. Чиратта торучылар исә фатирдан баш тартырга теләми, алар җирлек башлыгыннан ремонт үткәрүне тәлап итәләр, чөнки фатир ташландык хәлдә, ишекләрен, тәрәзәләрен алыштырырга кирәк. Гүзәл ханым үз акчасына ремонт үткәрергә дә әзер, ләкин чиратта торучылар арасында төзекләндерелгән фатирда яшәргә теләүчеләр күп булыр һәм ремонт үткәргәч ул фатирны башка кешегә бирерләр дип курка. Моннан тыш, депутат белән очрашуда тагын бер проблема күтәрелде. «Торыр урыныбыз булмаганлыктан, 17 яшьлек улым беркайда да теркәлмәгән, бик кыен хәлдә калдык, әледән-әле штраф түләргә мәҗбүрбез», – дип зарланды Суркова. Илшат Әминов фатир алу һәм прописка булмау мәсьәләләрен аерым карау кирәклеген билгеләде. Әлеге хәлне ныклап өйрәнеп, җавабын бирергә ышандырды.

Бәткедә авылыннан тагын бер мөрәҗәгать итүче Светлана Сырых фатирда ремонт үткәрергә ярдәм итүне сорап килгән. «Бәткедә бирелгән фатирда элек полиция терәк пункты булган. Монда су, ут үткәрелгән булса да, яшәү өчен бу торак әлегә яраклы түгел, тәрәзәләрне алыштырырга, газ плитәсе, раковина куярга һәм башка эшләрне башкарырга кирәк. Болар ким дигәндә 100-150 мең сум акча таләп итә. Мин инвалид бала тәрбиялим, ирем эшли, ләкин андый зур чыгымнарны без күтәрә алмыйбыз», – ди Светлана. Депутат район җитәкчеләре белән бу мәсьәләне ачыкларга һәм нинди дә булса ярдәм итү юлларын белешергә вәгъдә итте.

Комсомолец поселогыннан Гүзәлия Чернухинаның бүгенге көндә торыр урыны юк, гыйнварда аның йортында янгын чыккан. Милекне рәсмиләштергәндә гаиләнең теркәлү адресы Набережная урамы, 1нче йорт дип күрсәтелгән, чынлыкта исә поселокта андый номерлы йорт юк. Янгын сүндерүчеләр биргән актта Набережная урамы, 2нче йортта янгын чыккан дип язылган. Бер үк йорт ике төрле номер йөргән. Документлардагы мәгълүматлар туры килмәгәнлектән, бу гаиләгә социаль яклау идарәсе тарафыннан да бернинди ярдәм күрсәтә алмыйлар. Илшат Әминов бу мәсьәлә турында районның социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова белән фикер алышты. Бу сорауга бик җитди карарга, кичекмәстән документларны тәртипкә китерергә кирәклеген әйтеп үтте. Гүзәлия ханымның балигъ булмаган баласын җәйге ял лагерена җибәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Башка мөрәҗәгать итүчеләрдән аермалы буларак, Күктәк Мирсәет авылыннан Әминә Шәйдуллина депутат янына рәхмәт сүзләрен җиткерергә һәм татар телен саклау үтенече белән килгән. «Сезнең чыгышларыгызны карап барам, бик ошатам, төпле фикер йөртәсез, телебезне яклыйсыз, рәхмәт. Бүгенге көндә татар теле турында бәхәс бара. Телебез бетмәсен иде, бөтенебез бергә телебезне саклау өчен тырышыйк. Без дус-тату яшибез, районыбызда гөрләп Сабан туйлары узды, төрле милләтләр бергәләп бәйрәм итте, җитәкчеләребезгә дә рәхмәт», – диде Әминә апа һәм Илшат Әминовка Татарстан Президенты исеменә язган хатны тапшырды. Депутат та Әминә апага җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтте, хатны Рөстәм Миңнехановка бирергә ышандырды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100