news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында яшәүчеләр крестьян-фермер хуҗалыгына яфраказык әзерләшкән

Бүгенгә хуҗалыктагы 1050 баш сыерны имин кышлату өчен 544 тонна печән, 1663 тонна сенаж, 5 тонна яфраказык әзерләнгән.

(Тукай районы, 8 июль, "Татар-информ","Якты юл" , Ләйсирә Сәхибҗанова). Шушы көннәрдә Тукай районы Калмия авыл җирлегенең мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, социаль хезмәткәрләре җирлек башлыгы Равил Гарипов җитәкчелегендә "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгына яфраказык әзерләшергә барды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә имән, юкә агачлары, кычыткан, сукыр кычыткан, ат кузгалагы, әрем кебек үләннәр мулдан. Терлек өчен менә дигән витамин чыганагы. Барлыгы 2 тоннага якын азык тупладык. 

"Вилданов" КФХ әлеге сәфәр өчен транспорт белән тәэмин итте. 

Сүз уңаеннан, бүген хуҗалыктагы 1050 баш сыерны имин кышлату өчен 544 тонна печән, 1663 тонна сенаж, 5 тонна яфраказык әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100