news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында яшәүчеләр кече фермалар ачкан

Аларга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәм иткән.

Тукай районында яшәүчеләр кече фермалар ачкан
agro.tatarstan.ru

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Тукай районыннан Вәлиевлар гаиләсе Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән кече ферма ачкан. 2019 елда алар министрлыктан кече фермаларны үстерүгә 200 мең сум күләмендә грант алган. Бу турыда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта Вәлиевлар гаиләсе сыерларны үзләре өчен генә тоталар иде. 2018 елда иске ферманы яңарталар. Бүген алар хуҗалыгында 12 баш эре мөгезле терлек бар, икесе  – савым сыеры.

"Алдагы 5 елда терлекләр санын 20 башка җиткерергә уйлыйбыз. Кыш җиткәнче берничә нәселле бозау алырга телибез, хәзер тагын өч бозау үсеп килә", – дип сөйли яшь эшкуар Рамил Вәлиев.

Рамилнең хатыны Альбина сыерларны аппарат белән сава. "Көнгә уртача 30 литр сөт чыга. Сөттән каймак, эремчек һәм сөт өсте ясыйбыз. Сөтне шәхси эшкуарларга тапшырабыз, ә сөт продуктларын күбрәк авыл кешеләре сатып ала", – дип сөйли Альбина.

"Фермерлык эшенә хәзер район җитәкчелеге ягыннан да, хөкүмәт тарафыннан да шактый зур игътибар бирелә. Моны мин үземнән чыгып әйтәм. Дәүләт ярдәме – алга баруга стимул ул", – дип сөйли Рамил.

Шуны әйтергә кирәк, 2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү елы дип игълан ителгән иде. Районда дәүләт субсидияләрен алуда фермерларга ярдәм итү комиссиясе эшли башлады. Ул авыл эшкуарларына тиешле документлар тутырырга ярдәм итә һәм, беренче чиратта, аларга юридик ярдәм күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100