news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында яшәүче ир-атка подъездда сүгенгән өчен штраф салганнар

Хокук бозган тукайлыны суд 500 сум күләмендә административ штрафка тартты.

(Тукай, 14 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында яшәүче ир-атка подъездда сүгенгән өчен штраф салганнар. Район суды мондый җәзаны 39 яшьлек тукайлыга карата билгеләгән, дип яза җирле басма.

Ир-ат торак йортның подъездында сүгенә, үзен агрессив тота, кисәтүләргә колак салмый, шуның белән җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен боза. Шуның өстенә, судта ир-ат үз гаебен танымый. Хокук бозган тукайлыны суд 500 сум күләмендә административ штрафка тарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot