news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында яшәүче дүрт бала анасы: Үзгәрешләр халык файдасына булсын

Зинаида Шәрипова үзгәрешләр халык файдасына булсын, үсеп килүче буын мул тормышта яшәсен дип тели.

Тукай районында яшәүче дүрт бала анасы: Үзгәрешләр халык файдасына булсын
http://tukai-rt.ru/

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Якты юл»). Тукай районында соңгы тавыш бирү көне аеруча актив уза. Мәләкәс авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында иртәнге таңнан ук сайлаучылар агымы өзелми. Дүрт бала анасы — 34 яшьлек Зинаида Шәрипова сабыйларын бабасы белән калдырып, сайлау участогына килгән. Бу хакта Тукай районы басмасы хәбәр итә.

«Бу сәяси мөһим чара. Без бит яшьләр, актив булырга, үз фикеребезне белдерергә тиеш. Балаларның киләчәгенә ничек битарафлык күрсәтергә мөмкин?! Бары тик бер теләк: үзгәрешләр халык файдасына булсын, үсеп килүче буын мул тормышта яшәсен. Ә тавышымны бирү өчен мин нәкъ 1 июльне көттем. Рәсми тавыш бирү көне бит бүген», — дип сөйләгән Зинаида Шәрипова.

Бу участокка Калинино, Куаклы, Яңа Ерыклы авыллары халкы керә. Барлыгы 864 сайлау хокукына ия булган кешеләрнең иртәнге сәгать 10 га 800 гә якыны тавыш биргән инде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100