news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында яшәүче 95 яшьлек Мөнәздилә Хафизова сайлауда катнашты

Мөнәздилә әби компьютерда эшли белә, шулай ук «Ак Барс» хоккей командасы җанатары булып тора.

Тукай районында яшәүче 95 яшьлек Мөнәздилә Хафизова сайлауда катнашты
"Шәһри Чаллы"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Тукай районы Куады авылында яшәүче 95 яшьлек Мөнәздилә Хафизова сайлау участогына барып тавыш биргән. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә.

Ул тормыштан зарланмый, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итеп, илебезнең якты киләчәге өчен тавыш бирде, дип яза басма.

«Мондый мөһим вакыйгадан читтә калып булмый инде», — ди Мөнәздилә үзе.

Моннан тыш, Мөнәздилә әби компьютерда да эшли белә. Аңа авылдашлары «Ак Барс» хоккей командасының искиткеч жанатары буларак та соклана, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot