Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында яшәүче 7 кешедә онкология авыруы ачыкланган
Диспансеризация чирләрне башлангыч стадиядә ачыкларга һәм вакытында дәваларга ярдәм итә.
(Тукай районы, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, 2016 елда диспансеризация үткәндә Тукай районында 7 кешедә онкология авырулары ачыкланган, дип яза җирле басма.
4 очракта ир-атларның мәни бизендә, 1 очракта авыз куышлыгында, 1 очракта хатын-кызларның аналыгында яман шеш, 1 очракта миелолейкоз табылган. 15 кешедә шикәр диабеты, 33 кешедә кан әйләнеше системасы авырулары билгеле булган.
Табиблар чирләрне иртә стадиядә ачыклауда һәм вакытында дәвалауда нәкъ менә диспансеризациянең роле зур дип саный. Мондый чирләргә кан әйләнеше системасы авырулары һәм беренче чиратта йөрәк ишемиясе һәм цереброваскуляр авырулар, яман шешләр, шикәр диабеты, үпкә хроник авырулары керә. Үлемнәрнең 75 проценты нәкъ менә шушы чирләр белән бәйле дә. Моннан тыш, диспансеризация кан басымы, холестерин, канда глюкоза күтәрелүне ачыклау максатын күздә тота. Әлеге чара чамадан тыш күләмдә тәмәке тартуны, алкоголь куллануны, дөрес булмаган туклануны, түбән физик активлыкны, гәүдәнең артык массасын һәм симерүне контрольгә алырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә вакытында диспансеризация үтү инвалидлыктан гына түгел, үлемнән дә коткарып кала дигән сүз.
Диспансеризация өч елга бер мәртәбә уздырыла. Ул 21 яшьтән башлана. 2017 елда 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921, 1918 елгылар һәм аннан өлкәнрәкләр үтә. 21дән 36 яшькә кадәргеләр кан һәм сидеккә гомуми анализлар; глюкозага, холестеринга кан тапшыралар; карау кабинеты үтәләр; ир-атлар – 36 яшьтән, хатын-кызлар 45 яшьтән электрокардиограмма; 39дан 78 яшькә кадәр – маммография; 45тән 75 яшькә кадәр – яшерен канга тизәк анализы; 51дән 81 яшькә кадәр – простата специфик ферменты (ПСА); 39 яшьтән башлап – күз эче басымы (ВГД), 39дан 57 яшькә кадәр – карау кабинеты (киңрәк тикшерү ысулы) уздырыла, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз