news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында җәяүлене ике машина бәрдергән

Зыян күрүче – Тукай районы Мәләкәс авылында яшәгән 31 яшьлек ир-атның фаҗига урынында ук җан бирә.

(Тукай районы, 28 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында җәяүлене ике машина бәрдергән, дип яза җирле басма.

24 октябрь көнне төнге сәгать 12нче яртыда Япр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының 3нче километрында җәяүлене бәрдерәләр. Юл аша чыгып барган ир-ат башта «Приора» машинасы тәгәрмәченә эләгә. Аннары җәяүленең гәүдәсе юлның сул ягына очып, «КИА ОПИРУС» автомобиле астына керә. Зыян күрүче – Тукай районы Мәләкәс авылында яшәгән 31 яшьлек ир-атның фаҗига урынында ук җан бирә, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100