news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында яңа җитәкчеләр билгеләнде

Яңа кадрларны район хакимиятендә тәкъдим иттеләр.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның Тукай районында атналык киңәшмә барышында яңа җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр. Бу хакта “Якты юл” җирле газетасы хәбәр итә.

Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп Гүзәл Шакирова билгеләнгән. Районның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасын Ләйсән Йосыпова җитәкләячәк. Мәдәният һәм ял итү үзәгенә җитәкче итеп Флера Шәрипова расланган, дип яза җирле басма.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot