news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында вируслы инфекцияләр йоктыру очраклары арта

Хәтта балаларны йорттагы этләр тешләгән

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Узган атнада Тукай районында вируслы инфекцияләр йоктыруның 274 очрагы теркәлгән. Чирләүчеләрнең 174е – 14 яшькә кадәрге балалар. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 45 процентка арткан.

Бер атна эчендә районда ике балага һәм бер өлкән кешегә кискен эчәк инфекциясе диагнозы куелган. Бер бала, А гепатиты вирусы шиге куелып, шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрелгән. 31 яшьлек бер ир-ат В гепатиты хроник вирусы белән чирләгән. Ике баланы йорттагы этләр тешләгән, дип яза “Якты юл” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100